Көчле янгында ир-ат һәлак булган

Татарстанда ут белән саксыз эш итү янгынга китергән, анда ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 2.14 сәгатьтә 112 бердәм чакыру номерына республиканың Буа районы Күшке авылында кечкенә бүрәнәле йорт януы турында хәбәр килде.

Йортта янгын сүндергән вакытта 61 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган.

Янгынны иртәнге дүртенче киткәнче сүндергәннәр. Янгын мәйданы 50 кв. метр тәшкил иткән.

Беренчел мәгълүматлар буенча фаҗиганең сәбәбе — ут белән саксыз эш итү.


Фикер өстәү