Сынауларга бирешмичә: Татарстанда инвалидлар декадасы уза

Дөнья адәм баласына нинди генә сынаулар әзерләми. Ә бик күпләр тормышында сынаулар күбрәк булган саен чыныга гына бара. Түбән Кама каласында яшәүче Илсур Нигъмәтуллин белән сөйләшкәч тә, шундый фикергә киләсең.

Илсур – беренче группа инвалид, коляскада гына хәрәкәт итә. Аяклары йөрмәү үзе зур сынау бит инде. Дүрт ел элек яман шеш авыруыннан хатыны үлеп киткән. Бүген ир 8 яшьлек улын берүзе тәрбияли. Бала үскән саен чыгымнары да арта. Тик көчле рухлы Илсурны мондый авырлыклар да куркыта алмый. Ул быел хөкүмәттән 145,1 мең сумлык субсидия алып, үз эшен башлап җибәргән. Тиредән акча янчыклары, карта һәм башка кирәк-ярак тышлыклары тегә. Эшләнмәләрне сатарга таныш-белеш, дуслары ярдәм итә икән. Субсидия акчасын станок алырга тоткан. Киләчәктә бу уңайдан аерым цех ачарга ниятли. «Зарланырга яратмыйм, сынаулар уза, иң мөһиме исән булыйк», – ди Илсур.

Илсур Нигъмәтуллин шикелле кешеләр аз түгел. Быел республикада 11 кеше мәшгульлек үзәкләре аша үз эшен ача алган. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, физик мөмкинлекләре чиклеләр арасында эш эзләп килүчеләр саны арткан. 3 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 1312се халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре ярдәме белән эшле булган. 719 кеше вакытлыча һәм иҗтимагый эшләргә тартылган. Инвалидларны эшкә алган оешмаларга квоталар бирелә. Шул җәһәттән быел 302 кешегә эш урыны тәкъдим ителгән. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр Россия күләмендә узган бәйгеләрдә дә актив катнаша. Әйтик, Казанда яшәүче Әлфия Яруллина «Абилимпикс – 2020» чемпионатында сәйлән белән чигү ярышында беренче урынны алган. Әлфия ханым бу эш белән бәйгеләрдә даими катнаша икән, яраткан шөгыле аңа уңыш арты уңыш китерә.

Аралашу, йөрү өчен юлда киртәләрнең очрамавы, уңайлы мохит булуы бик мөһим. Республикада 2011 елдан «Уңайлы мохит» дәүләт программасы гамәлдә. Бу дәвердә 921 бина физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен җайлаштырылган. Инвалидлар күп йөри торган сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәгариф тармакларына аеруча зур игътибар бирелә. Кимчелекләрне төзәтүне «Халык контроле» порталы аша сораучылар да шактый икән. Анда мәгълүматтан тыш, фотолар да калдыралар.

Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр саны – 293,5 мең, шуларның 15,9 меңе – инвалид балалар. Коронавирус инфекциясе алар тормышына да үзгәреш кертмичә калмады. Әйтик, моңа кадәр тернәкләндерү үзәкләренә иркенләп йөри алсалар, пандемия бөтен кешене өйгә куып кертте. Ул үзәкләр бер ара пациентларны кабул итә алмады. Шулай да, байтагы эшчәнлеген туктатмаган: электрон форматта эшләүгә, онлайн укытуга, консультация бирүгә күчкән. Тернәкләндерүдә социаль, мәгариф, сәламәтлек саклау оешмалары бергәләп катнаша. Инвалидны тернәкләндерү курсы елга ике тапкыр оештырылса, калган вакытта өйдә шөгыльләнергә тиешләр.

– Бала тапкан һәр ата-ананы сабыена игътибарлы булырга, сәламәтлегендә тайпылышлар табылса, иртәрәк белгечләргә күрсәтергә киңәш итәбез. Тормышта могҗизалар булмый дисәләр дә, иртәрәк тернәкләндерү узу күбрәк уңышлар китерә, – дип кисәтә Эльмира Зарипова.

Республикада инвалидлар өчен 18 тернәкләндерү үзәге эшли, шуларның 12се балаларга исәпләнгән. Аларда ел саен 15 мең кеше тернәкләнү уза. Сәламәтлегендә күптөрле тайпылышлар булган бала тәрбияләүче гаиләләргә белгечләр өйгә йөреп хезмәт күрсәтә. Андый гаиләләр саны 1614 һәм аларда 1638 инвалид бала тәрбияләнә. Казанда яшәүче Миләүшә Сафинаның улы Инсафны да укытучылар өйгә килеп укыта. Малай тумыштан балалар церебраль параличы белән авырый. Коляскада гына хәрәкәт итсә дә, әнисе баланы тернәкләндерү курсларына йөртергә тырыша. Үзизоляция вакытында өйдә утырсалар да, көзге чорда ике тапкыр тернәкләнү узганнар. Әлеге гаиләгә пандемия чорында көн саен азык-төлек җыелмасы китереп торганнар. Миләүшә әйтүенчә, хәзер дә айга бер шундый күчтәнәч алмыйча калмыйлар икән. Азык-төлекне гел төрләндереп торалар ди. Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән «Ярдәм янәшә!» хәйрия чарасы үткәрелә башлады. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре ул җыелмаларны алучыларның исемлеген төзеде. Җыелмаларны 18,9 мең инвалид та алган.

Инвалидлар декадасы уңаеннан да республикада төрле чаралар узачак. Аны үткәрүне һәр район үзенчә хәл итә. Елдагыча өйгә килеп хәл белешү, фатир җыештыру һәм күңел ачу чаралары да каралган. «Бу игелекләр кылу ае да. Ул чараларда республика халкы битараф калмас, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр тормышын җиңеләйтүдә, аларның күңелләрен күрүдә үзеннән өлеш кертүчеләр күп булыр, дип чын күңелдән ышанабыз», – ди Эльмира Зарипова.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү