Фәрит Мөхәммәтшин: «Мигрантларны Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләре һәм йолалары белән таныштырырга кирәк»

Татарстанга килүче мигрантларны республика мәдәнияте, анда яшәүче халыкларның традицияләре һәм йолалары белән таныштырырга кирәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Халыклар дуслыгы йортында узган түгәрәк өстәлдә шулай дип белдерде.

«Татарстан эш һәм яшәү ягыннан караганда мигрантларны җәлеп итә торган төбәк булып кала. Республикага килүче чит ил гражданнарының күпчелеге Казанда туктала, калганнары яшәү һәм акча эшләү өчен Чаллы, Әлмәт һәм Алабуга кебек шәһәрләрне сайлый. Безнең бурыч – миграция агымын анализлау, республикага килүчеләрнең Татарстанга ничек җайлашуын, нәрсә белән шөгыльләнүен ачыклау. Дөньядагы вазгыять этникара һәм конфессияара мәсьәләләрне даими контрольдә тотарга мәҗбүр итә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин

Мөхәммәтшин Татарстан халыклары Ассамблеясы эшенә аерым тукталды, аның эшчәнлеге шул исәптән милли-мәдәни автономияләрне берләштерүгә дә юнәлдерелгән. Ул республикада үткәрелә торган зур этномәдәни чараларда актив катнашканнары өчен аларның җитәкчеләре һәм активистларына рәхмәт белдерде.

«Бу бәйрәмнәр безнең халыкларны берләштерә, мәдәният, традицияләр һәм йолалар белән таныштыра, бу – фундаменталь кыйммәтләр. Безнең бурыч – республика тыныч яшәсен өчен Татарстанга килүче мигрантларда күпмилләтле халкыбызның бай мәдәниятенә карата хөрмәт уяту һәм аның белән таныштыру», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин шулай ук милли-мәдәни автономия башлыкларына төбәккә килүче ватандашлар белән эшне көчәйтергә, аларны очрашулар һәм чараларга чакырырга кушты. Шуңа бәйле рәвештә, ул 2023 елның Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүен искәртте.


Фикер өстәү