«Тәмле Казан» гастрономия фестивале августка күчерелә

«Тәмле Казан» гастрономия фестивален 19-20 августка күчерделәр. Бу OLIMPBET өчен футбол буенча Россия Суперкубогы – 2023 матчын үткәрү белән бәйле. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, «Тәмле Казан» фестивале быел Универсиаданың 10 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Гастрономия чарасы «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә узачак.

Узган ел фестиваль 43 меңнән артык кешене берләштерде. Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга шәһәрнең 57 рестораны һәм кафесы традицион ризыклар һәм гастрономик ачышлар тәкъдим итте, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү