Казан аэропортында 200дән артык кеше Төркиягә самолет көтә

Очкычның көпчәге ватылу сәбәпле рейсның кичектерелүе мәгълүм.
“Урал авиалинияләре” Казан аэропортында Антальяга очарга тиешле самолетның тоткарлану сәбәбен аңлаткан. Очкычның көпчәге ватылу сәбәпле рейс кичектерелгән икән. Авиакомпания резервтагы самолетын биргән. Шәһәргә ул 12.30 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Казан аэропортында өч рейс пассажирлары бер урында өелешеп торырга мәҗбүр: аэропорт хезмәткәрләре пандемия шартларында чиратка басуны оештыра алмый. Социаль челтәрләрдәге кадрлардан күренгәнчә, беркем дә социаль дистанция сакламый. Әмма “Урал авиалинияләре”ннән хәбәр ителгәнчә, кешеләр тиешле барлык хезмәтләр белән тәэмин ителгән.


Фикер өстәү