Бердәм тавыш бирү көнендә Казанда гриппка каршы вакцинация пунктлары ачылачак

Татарстан башкаласында 19 сентябрьдә 189 сайлау участогында гриппка каршы вакцинация пункты ачылачак. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бу хакта матбугат конференциясендә әйтте.

Владимир Жаворонков сүзләренчә, грипптан вакцинация үткәрү пунктлары сәүдә үзәкләрендә дә эшләячәк.

Шунысын да искәртергә кирәк: әлеге пунктларда коронавируска каршы вакцинация ясату каралмаган.

Владимир Жаворонков сүзләренчә, коронавирустан прививка ясату өчен сайлау участокларында куркынычсызлыкны җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итеп булмый.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.


Фикер өстәү