Илсур Метшин Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде

Бүген Казан мэры Илсур Метшин сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирде. Иртә белән ул тормыш иптәше Гөлнара Метшина белән бергә «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Механизация һәм техник сервис институтында урнашкан 271-нче номерлы сайлау участогына килде, дип хәбәр итә башкала мэриясенең матбугат хезмәте.

Шәһәр башлыгы казанлыларны тавыш бирү башлану белән котлады һәм аларны сайлауларда катнашырга чакырды. «Бу чыннан да ил, Татарстан һәм Казан өчен зур вакыйга. Сайланган курсны саклап калу, үз гражданлык позицияңне белдерү бик мөһим. Сайлау участокларына беренче тапкыр килүчеләрне аерым котлыйм», – диде мэр. Аның фикеренчә, өлкәннәрнең генә түгел, яшьләрнең дә иртәгәге көн файдасына тавыш бирүләре бик мөһим. «Казан һәрвакыт актив гражданнар позициясе булган актив шәһәр булды һәм алга таба да шундый булып калачагына ышанам. Шуңа күрә, кадерле казанлылар, бу көннәрдә сезне сайлау участокларына килергә һәм Россиянең киләчәге өчен тавыш бирергә чын күңелдән чакырам», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына Илсур Метшин.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.


Фикер өстәү