Марат Әхмәтов сайлау турында: «Без үз язмышыбызга битараф булырга тиеш түгел»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Казан илкүләм тикшеренүләр университетының (КХТИ) Карл Маркс урамындагы бинасында урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Бирегә ул хатыны Миләүшә ханым белән бергә килде. Парламент башлыгы урынбасары белдергәнчә, ул сайлауга бик җаваплы карый.

– Республиканың барлык халкын җаваплы булырга чакырам. Бер тавышта һәм халыкның битараф булмавы бик зур мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Дөресен әйткәндә, бу вакыйганың чын мәгънәсендә эченә кереп сөйләшсәк, ул – киләчәк язмышны билгеләү дигән сүз. Дәүләт Думасы, шул исәптән, халкыбызның язмышы, киләчәге өчен кирәкле, аның ихтыяҗын канәгатьләндерә торган законнар кабул итәргә һәм халык мәнфәгате өчен эшләргә тиеш. Шулай булгач, ни өчен әле без үз язмышыбызга битараф булырга тиеш? Менә мин бу мәсьәләгә шул дәрәҗәдә җаваплы карыйм, – диде Марат Әхмәтов.
Журналистлар белән аралашканда Марат Әхмәтов элеккеге елларда булган сайлауларны да искә алды. Аңа тавыш бирү эшен оештырырга да, сайлауда кандидат буларак катнашырга да туры килгән.
– Бик күп еллар җитәкчелектә эшләдем. Бу вазыйфада күбрәк оештыру эшләре белән шөгыльләнергә туры килде. Аерым ниндидер вакыйганы әйтә алмыйм, – диде ул. – Үзебезнең сайланып йөргән чордагы истәлекләр бар. Узган гасырның 90 нчы еллары башы – демократиянең бик кайнаган чорлары. Халык бик кызып гәпләшергә, гаеп эзләргә ярата иде. Мин ул чорда партия райкомының беренче секретаре идем. Бик күп гаепне партиягә сылтадылар. Шактый гына нахак сүзне дә күтәрергә туры килде. Әмма бу зур мәктәп булды. Халык белән сөйләшергә, тыңларга, санлашырга, аны ишетергә өйрәндек. Шул вакытларда сайлау үзенчәлеге хәтердә калган. Хәйран көрәшеп җиңү яуларга, хезмәтеңне, үзеңнең ни дәрәҗәдә файдалы була алуыңны расларга туры килде.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.


Фикер өстәү