Минтимер Шәймиев Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде

Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан участокта тавыш бирде.

Тавыш бирүдән соң Минтимер Шәймиев үз фикерен җиткерде. «Алдагы өч көндә узасы тавыш бирүдән соң депутат булачак партияләр һәм кандидатларның халыкка вәгъдә иткәннәрен үтәве мөһим. Наказалар төрле булды, аларның, җәмгыятьнең таләпләрен искә алып, Дәүләт Думасы тарафыннан тормышка ашырылуы кирәк», – диде ул.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.


Фикер өстәү