Татарстанда 1,4 мең тоннага якын гошер сәдакасы җыелды

Быел республикада барлыгы 1377,34 тонна гошер сәдакасы җыелды. Мөхтәсибәтләр арасында беренче өчлекне Балык Бистәсе (256 т), Питрәч (250 т) һәм Сарман (143,5 т) районнары алып тора. Шулай ук Арча районы (68 т), Балтач районы (62,9 т), Кукмара районы (55 т), Әтнә районы (45 т), Саба районы (43,12 т), Теләче районы (42 т), Буа һәм Чирмешән районнары (40 шар тонна) зур активлык күрсәтте, дип хәбәр Татарстан Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Татарстан мөселманнары, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән, республика мәчетләренә яшелчә (бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, ташкабак, суган һ.б.), җиләк-җимеш кайнатмалары, тозлаган кыяр-помидорлар, бал алып килде. Искәрмәләр дә булды: мәсәлән, Сарман районында мөселман эшкуарлары гошерне бодай һәм арпадан чыгарды. Кампания кысаларында җыелган азык-төлек хәйрия оешмаларына (Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм «Ярдәм» гомуммилләт хәйрия фонды тернәкләндерү үзәге), социаль учреждениеләргә (районнардагы картлар йортлары, балалар йортлары), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, Коръән хафизлар әзерләү үзәге һ.б.), шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә җибәрелде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның 600-дан артык азкеремле гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итте.

Гошер җыю кампаниясе Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.


Фикер өстәү