Рөстәм Миңнеханов Татарстанда өлешчә мобилизация чаралары төгәлләнүен әйтте

Татарстан Россия Оборона министрлыгының гражданнарны өлешчә мобилизацияләү буенча йөкләмәсен үтәде, диде Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов. Шулай итеп, республикада өлешчә мобилизация чаралары төгәлләнде.

28 октябрьдә Оборона министры Сергей Шойгу Россия Президенты Владимир Путинга Россиядә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында хәбәр иткән иде.

«Резервта торган 300 меңнән артык кеше белән гаскәрләрне өстәмә тулыландыру бурычы үтәлде. Безнең республикада гражданнарны мобилизацияләү буенча Оборона министрлыгыннан җиткерелгән йөкләмәне үтәде, –  дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү