“Халык контроле”нә алынган мөрәҗәгатьләрнең 72 %ы уңай хәл ителгән

Быел тугыз ай эчендә “Халык контроле”нә 74,4 мең хәбәр алынган. Узган елның шушы ук чорындагыга карганда 9%ка артыграк бу.

Территорияләрне төзекләндерү, юлларны ремонтлау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүчеләр аеруча күп. Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, төбәкне идарә итү үзәге проекты рәисе Сәрия Сабурская әйтүенчә, 54 меңнән артыграк мөрәҗәгать (72%ы) уңай хәл ителгән. 4 меңе кире борылган. Кайберәүләр нигезсез таләпләр куя. Бигрәк тә юл билгеләрен урнаштыруга бәйле мөрәҗәгатьләргә кагыла бу. “Муниципаль берәмлек, аларны юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә карап, закон нормалары буенча, мондый зарурилыкның булмавы турында карар чыгарырга мөмкин”, – ди Сабурская.

Аның әйтүенчә, халыкны иң еш борчый торган мәсьәләләр – территорияләрне төзекләндерү, юлларны карап тоту һәм ремонтлау. Быел 40 меңнән артыграк шундый мөрәҗәгать кабул ителгән. Юл хәрәкәтен оештыру мәсьәләсенә дә игътибар зур: 4,7 меңнән күбрәк мөрәҗәгать кергән. Торак-коммуналь өлкәгә кагылышлы хәбәрләр дә байтак: 3 меңгә якын.


Фикер өстәү