Чәйгә һәм каһвәгә шикәр салып эчү организмга зыян салмавын ачыклаганнар

Лейден университеты (Нидерланд) галимнәре чәй һәм каһвәгә шикәр салып эчүнең организмга начар йогынты ясамавын ачыклаган.

Авторлар 32 ел дәвамында 3 меңгә якын катнашучының чәйгә яисә каһвәгә төрле күләмдә шикәр салып эчүен анализлаган. Күзәтү башында һәм ахырында галимнәр сынау үтүчеләрнең сәламәтлеген тикшергән, алар шулай ук кайбер катнашучыларның үлем сәбәпләрен бәяләгән.

Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, эчемлекләргә шикәр өстәү вакытыннан алда үлү белән бәйле түгел. Баллы чәй һәм каһвә эчкән кешеләрнең анализлары, шикәр кулланмаганнарга караганда, беразга гына начар булган.

Авторлар, шулай ук, эчемлеккә 5 грамм шикәр кушылган очракта гына күрсәткеч үзгәрүен сизгән. Газлы суларда һәм башка эчемлекләрдә якынча 25 грамм шикәр бар, шуңа күрә бу эчемлекләр сәламәтлеккә начар тәэсир итә.


Фикер өстәү