Бу җәйдә Төркиягә очу мөмкинлеге булырмы?

Россия 15 апрельдән 1 июньгә кадәр Төркиянең бар аэропортларына да авиоэлемтәне өзеп тора. Сәбәбе — коронавирус белән авыручылар саны арту.

Россия авиоэлемтәләрне торгызган 30 илнең 21ндә коронавирус белән бәйле вәзгыять стабиль түгел, дип хәбәр итә Роспотребнадзор.

Төркиядә вәзгыять яхшыргач та авиоэлемтә янәдән торгызылачак,  дип белдерә Оперштаб.

15 апрелдән 31 майга кадәр 500 меңнән артык россияле Төркиягә юллама алган булган. Аларның бәясе 32 млдр сум тәшкил итә, дип яза life.com.


Фикер өстәү