Социаль ипотека: ана капиталын файдалануда үзгәрешләр

Россия Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, быелның февралендә социаль ипотека программасы белән фатир алучылар ана капиталыннан файдалану мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән иде. Хәзер әлеге проблеманы зур банклар аша хәл итәчәкләр. Нәрсә үзгәрәчәк? Матбугат очрашуында әнә шул сорауларга ачыклык керттеләр.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйлманов сүзләренә караганда, аларга ел башыннан 67 гаилә, ана капиталын файдалану белән проблемалар бар, дип мөрәҗәгать иткән.

– Кооперативның йорт төзелгән җир участогын теркәве кирәк иде. Без тиешле шартларга туры китерергә тырыштык. Тик мөрәҗәгать иткән кешеләрнең 2007, 2010, 2012 елларда төзелгән йортларда яшәве билгеле булды. Анда яшәүчеләрнең күпчелеге фатирларын түләп бетергәнлеге ачыкланды. Закон буенча, җир участогы кешеләрнең милек өлешенә күчкән. Шуңа күрә кооператив җирне рәсмиләштерә алмый, – дип аңлатты җитәкче.

Бу проблеманы хәл итәр өчен Дәүләт торак фонды республиканың зур банкларына мөрәҗәгать итә. Алары исә рефинанслауның яңа программасын уйлап чыгарган. «Ак Барс»та ул, мәсәлән, «Мегаполис» дип атала.

– Бу очракта ана капиталы Пенсия фонды аша түгел, ә турыдан-туры банкка күчә. Сату-сатып алу килешүе төзелгәнлектән, милекчеләрнең санын һәм кредит срогын үзгәртеп булачак, – дип аңлатты банк вәкиле Анастасия Аникина.

Гади тел белән аңлатканда, социаль ипотека программасы белән алынган кредитны Дәүләт торак фондына банк түли дә, кеше аның белән килешү төзи. Ана капиталы исә яңа килешүләргә «төшеп утыра».

Отышлы якларына килгәндә, социаль ипотеканы рефинанслау гаиләләргә барлык дәүләт ярдәменнән файдалану мөмкинлеген бирәчәк һәм торак бәясен (бер квадрат метр бәя ел саен индексацияләнми) «катырып» куячак.

Шул ук вакытта, социаль ипотека тагын да отышлырак булачак – гаиләләр ремонт ясалган фатирларны базардагы бәяләр белән чагыштырганда ике тапкыр арзанрак ала һәм банк шартлары буенча түбәнрәк процент белән кабаттан рефинанслый алачак. Бу чарадан фонд алдында бурычлары булмаган гаиләләр файдалана ала.

Дөрес, фонд ана капиталын файдаланырга теләгән гаиләләрнең мөмкинлекләрен чикләми.

– Әгәр рефинанслау ясар өчен гаилә Дәүләт торак фондына караганда отышлырак шартлар тапкан икән, аларга мөрәҗәгать итегез. Бу схема ана капиталы һәм башка дәүләт ярдәмнәрен тизрәк файдалану мөмкинлеге тусын өчен булдырылды. Кызганычка, бүген Дәүләт торак фонды ана капиталын да, ата капиталын да кабул итә алмый. Ләкин банклар бу эшне башкарып чыга ала. Шуңа күрә без үзебезнең клиентларны рефинанслау өчен банкларга юлларга әзер. Шул ук вакытта киңәш буларак әйтәм, рефинанслауга кадәр 200 мең сум күләмендәге республика ярдәмен алырга кирәк. Аннан соң без әлеге акчаны торак бәясен каплар өчен юллый алмыйбыз, – дип аңлатты җитәкче.

Булат Гыйлманов шулай ук әлеге юнәлешнең вакытлыча гына булуын да искәртте.

– Без фондны ана капиталын файдаланырга мөмкин булган оешмалар исемлегенә кертүне сорап, Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә планлаштырабыз, – диде ул.

Гомумән алганда, быел Татарстанда 280 мең квадрат метрга исәпләнгән 5 мең фатир төзеләчәк.

– Барлык торак программалары шулай ук эшләнелә. Авырлыкларга карамастан, ел ахырына кадәр Дәүләт торак фондының барлык бурычлары үтәлеп бетәчәк, – дип ышандырды Булат Гыйлманов.

Аның сүзләре буенча, быел Казанда «Салават Күпере» торак комплексының икенче микрорайонында, шулай ук Чаллының 63 нче һәм Түбән Каманың 49 нчы микрорайоннарында төзелеш эшләре тәмамланачак.

25 ел эчендә 170 мең гаилә социаль ипотека программасы буенча фатир алган. Аларның 1 меңе ана капиталын файдаланмаган әле.

– Бәлки алар дәүләт ярдәмен башка максатларда файдалангандыр, бәлки рефинанслау ясау өчен килер.  Анысын әйтә алмыйбыз. Тик әлегә менә шундый саннар, – диде Булат Гыйлманов.

Зөһрә Садыйкова  

Фото: «Татар-Информ»

 


Фикер өстәү