Быелгы курорт сезонында Төркиядә коронавирус йоктырган 11 россияле үлгән. Бу хакта ТАСС Әнкарадагы РФ вәкиллегенең матбугат атташесына сылтама белән хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта Төркиядә коронавирус аркасында 11 россияле үлгән», — дип китерә агентлык Россия дипломаты сүзләрен.
«Интерфакс» мәгълүматы нигезендә, Россиянең Әнкарадагы илчесе Алексей Ерхов хәбәр иткәнчә, «быелның 30 октябренә булган мәгълүматларга караганда, хәл шундый: Төркиядә булган вакытта коронавирус йогышына тестның уңай нәтиҗә күрсәткән туристлар саны 326 кеше булды. Хәзерге вакытта хастаханәләрдә 31 кеше бар, 87 кеше ял итү урыны буенча изолицияләнгән», — диде илче.
Атна азагында Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Фәхреттин Коджи Төркиядә COVID-19 пандемиясе икенче пикка җиткәнлеген, шушы вакыт эчендә 375 меңнән артык кеше чир йоктырганлыгын, 10 252 кеше үлгәнлеген әйтте.