Татлы кәбестә әзерләү ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 1 кило кәбестә, 2-3 кишер, 2-3 теш сарымсак, 1 баш суган, 700 мл су, стаканның дүрттән өч өлеше күләмендә шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, 5 чәй кашыгы аш серкәсе (9 процентлы), стаканның дүрттән өч өлеше күләмендә үсемлек мае, 1 дәфнә яфрагы, 8 хуш исле түгәрәк кара борыч, ярты чәй кашыгы әнис (тмин).
Яшелчәләрне юабыз. Кәбестәне озынча итеп турыйбыз, кишерне угыч аша чыгарабыз. Сарымсакны – телемләп, суганны боҗралап турыйбыз. Барысын бергә болгатып, өч литрлы банкага тутырабыз. Суга тоз һәм шикәр комы салып, кайнатып чыгарабыз, тәмләткечләр өстибез. Суынганнан соң аш серкәсе һәм үсемлек мае өстәп, маринадны банкадагы кәбестә өстенә коябыз. Шуннан банка өстен марля белән каплап, бүлмә температурасында караңгырак урында 8 сәгать тотабыз. Соңыннан капкач белән каплап, суыткычка алып куябыз.


Фикер өстәү