«Күн туп» турнирыда җиңгән «Юнит» командасы турында Илсур Метшин: «Бу җиңү Татарстан өчен чын мәгънәсендә тарихи вакыйга»

Кичә Ратушада Казан Мэры Илсур Метшин «Күн туп» («Кожаный мяч»)турниры суперфиналында җиңгән «Юнит» командасы уенчыларын һәм тренерын бүләкләде. 

Метшин «Юнит» футбол клубының 2009 елгы уенчыларына һәм команда капитаны Вадим Костягинга рәхмәт хатлары тапшырды, команданың баш тренеры Рөстәм Каниповны мактау грамотасы белән бүләкләде.

«Күн туп» турниры суперфиналы нәтиҗәләре буенча «Юнит» уенчылары Михаил Шатов иң яхшы бомбардир, ә Амил Гайнуллин иң яхшы уенчы дип танылды. «Гадел һәм киеренкелексез көрәштә сезнең команда иң көчле көндәшләрне җиңде, үҗәтлекне, җиңүгә омтылышны һәм характер ныклыгын күрсәтте. Бу җиңү Татарстан Республикасы өчен чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булып тора, Казан командасы беренче тапкыр «Күн туп» турниры титулын яулады, шул ук вакытта ярышларның барлык этапларында бер генә матчта да оттырмады», – диде Мэр.

Яшь футболчыларга Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов мөрәҗәгать итте, ул төрле спорт ярышларында республиканы күтәрәчәкләренә ышаныч белдерүен әйтте.  Ул Метшинга Казан спортчыларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтен җиткерде.

«Казан спортчылары үз сүзләрен әйтер дип ышанам. Киләчәктә безнең өчен халыкара стартлар, Европа һәм дөнья чемпионатлары, Олимпия уеннары ачылыр дип өметләнәм. Ял итмәячәкбез – спортта каникуллар юк», – диде  Шәйхетдинов.


Фикер өстәү