Вахтачылар утырган автобус юл читенә очкан: 8 кеше үлгән, 22се зыян күргән

Хабаровск – Комсомольск-на-Амуре трассасында иртән вахтачылар утырган автобус юл читенә очкан. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Амур минераллары» геологик разведка компаниясе хезмәткәрләрен йөртүче MEGALINER автокомпаниясе автобусы белән булган юл һәлакәтендә үлүчеләр саны 8гә җиткән. Бозлавык булу сәбәпле, автобус йөртүче транспорт белән идарә итә алмаган дип фаразлана.

22 кеше зыян күргән, аларның 19ы вертолет белән Хабаровскига китерелгән. Биш кешенең хәле авыр дип бәяләнә.

Хәзер «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү » маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. «Амур Минералс» һәм MEGALINER офисларында тентүләр бара.


Фикер өстәү