Боз өстенә төшкән автобусның 19 пассажиры һәлак булган (ФОТО)

Якшәмбе көнне көндез Байкал аръягы краеның Сретенск районында пассажир автобусы Куэнга елгасы аша салынган күпердән егылып төште. Салонда булган 44 пассажирының 19ы, шул исәптән ике бала һәлак булган. 22 кеше зыян күргән. 
Фаҗига Могойтуй-Сретенск-Олочи автоюлының 60 нчы чакрымында көндезге өчтә булган. Шәхси эшмәкәрнеке булган зур автобус Саретенскидан Читага бара.
«Киа Гранд Берд» Куэнга елгасы аша салынган күпергә җәһәт кенә килеп керә һәм кинәт уңга борыла. Тонналы автобус юл читенә куелган киртәне узып, 10 метр биеклектән бозга төшеп каплана. Тәгәрмәчләре өскә карап калган автобусны боз күтәреп кала алмый.  Кешеләр капланган автобус белән боз арасында кысылып кала.

îññèß. ‡àáàéêàëüñêèé êðàé. à ìåñòå „’ ñ àâòîáóñîì, óïàâøèì â ðåêó ñ ìîñòà íà 60-ì êì àâòîäîðîãè Œîãîéòóé — ‘ðåòåíñê — Žëî÷è. ‚ ðåçóëüòàòå ñòîëêíîâåíèß àâòîáóñà, ñëåäîâàâøåãî èç ‘ðåòåíñêà ⠗èòó, è àâòîìîáèëß Kia Granbird ïîãèáëî áîëåå 10 ÷åëîâåê. ðåññ-ñëóæáà ƒ“ Œ—‘ îññèè ïî ‡àáàéêàëüñêìó êðàþ/’€‘‘

Тикшерү комитеты «Cаксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

ФОТО: rg.ru

Фикер өстәү