27 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россия Федерациясе коткаручылары көне

Россиядә коткаручылар көне 27 декабрьдә Россия Федерациясе Президентының 1995 елның «Россия Федерациясе коткаручылары көнен билгеләү турында» Указы нигезендә бәйрәм ителә. Беренче Россия коткаручылар корпусы 1990 елның 27 декабрендә РСФСР Министрлар Советы карары белән оештырыла. 1991 елда корпус РСФСР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелә. Ә 1994 елда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына әверелде. Бүгенге көндә Россия коткаручылары Россия территориясендә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә үзләренең игелекле эшләрен башкаралар.

 

90 ел элек (1932) Үзәк сайлау комиссиясе СССРда паспорт системасы һәм мәҗбүри тору урынын билгеләү таләбен кертә

Ул вакытта кабул ителгән кагыйдә буенча паспортны шәһәрдә, район үзәкләрендә, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә яшәүчеләр генә ала алган. Аны хәрби хезмәттә булганнар, инвалидлар һәм авыл кешеләренә бирмәгәннәр. 1917 елдан соң большевиклар паспортны патша чорыннан калган әйбергә санап, аннан баш тарта. Ләкин халыкны контрольдә тотуны яхшырту өчен Сталин вакытында ул кире гамәлгә керә.

 

320 ел элек (1702) Петр I беренче рус матбугат газетасын чыгару турында указ чыгара

Басма «чит ил һәм эчке вакыйгалар турында хәбәр итү» өчен оештырылган иде. Аның нигезенә «Вестовые письма, ягъни Куранты» кулъязма битләре ята. Алар 1621 елдан бирле Илчелек приказында патша һәм сарай кешеләре өчен чит ил басмалары материаллары буенча төзелеп килгән.

Газетаның беренче номеры Мәскәүдә 1703 елның 13 гыйнварында чыга. Беренче номерларны Петр I үзе редакцияли, ә соңрак басманың төп хәбәрчеләренең берсе була. Беренче ике елда елына 39ар номер чыга, ә 1705 елда – 46. Басманың исеме берничә тапкыр үзгәргән: «Ведомости», «Ведомости московские», «Российские ведомости» һәм башкалар.

Петр I үлгәннән соң 1727 елда газетаны чыгару туктатыла, ләкин бер елдан соң «Санкт-Петербургские ведомости» пәйда була. Ул 1917 елга кадәр чыга.

1938 елда Социалистик Хезмәт Герое мактаулы исеме булдырыла

Исем «хуҗалык һәм социаль-мәдәни төзелеш өлкәсендәге казанышлар» өчен, кагыйдә буларак, хезмәт геройлыгы, халык хуҗалыгын, фәнне һәм мәдәниятне күтәргән өчен бирелә.

1991 елга кадәр 20 меңнән артык Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

84 ел элек (1938) шариклы ручкага патент алына

Аны уйлап табучы венгр Ласло Биро була. Беренче каләмен Биро 1931 елда Будапешт халыкара ярминкәсендә тәкъдим итә. Әмма 7 елдан соң гына Парижда патентлый.

 

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү