Яңа елга дәүләттән бүләкләр алу тәртибен аңлаттканнар

Халыкка Яңа елга бүләк өләшү белән җирле хакимиятләр шөгыльләнә. Бу бүләкләр баллы тәм-том, азык-төлек яки уенчыклар булырга мөмкин, аларны алу өчен кайбер шартлар үтәлергә тиеш. Бу хакта Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы Мария Спиридоновага сылтама белән РИА Новости яза.

Юрист сүзләренчә, бу шартлар төбәккә бәйле рәвештә үзгәрә. Әмма алар гадәттә яшь, гаиләдәге балалар саны, аз керемле яки күпбалалы гаилә статусы, баланың инвалидлыгына карый. Быел бу бүләкләр мәҗбүри күченеп килүчеләрнең һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына өстәмә рәвештә бирелә.

«Сезнең шәһәрдә бүләк бирүләрен ачыклау һәм аңа кемнәрнең дәгъва итә алуын белү өчен социаль яклау органнарында яки администрация сайтында белеп була», – дип киңәш итә юрист.

 


Фикер өстәү