Светлана Захарова: Төбәкләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстәмә ярдәм күрсәтү турындагы тәкъдимнәрне хуплаячак

Россия Президентына махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстәмә социаль гарантияләр, аларның хезмәт һәм милек хокукларын яклау, шулай ук оборона-сәнәгать комплексын үстерү буенча тәкъдимнәр җибәрелде

Махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркемнең тәкъдимнәре Краснодар краенда хәрби часть базасында узган күчмә утырышта игълан ителде. Эшче төркем башлыгы, «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак хәбәр иткәнчә, берничә закон чыгару инициативасы әзерләнә. Алар ипотека кредитларына, хәрби хезмәткә чакырылган хәрбиләрне акчалата тәэмин итүгә өстәмәләр кертүгә, вакытлы хезмәт килешүләрен өзү тәртибенә һәм башка сорауларга кагыла. Моннан тыш, Президентка докладка 1 июльдә сугыш хәрәкәтләре ветераны көнен билгеләү турында тәкъдим кертелә.

Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, репсублика парламентының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сүзләренчә, бу мәсьәләләр бик актуаль. Аеруча ипотека һәм кулланучылар кредитлары.
Дәүләт Советы депутаты шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның хезмәт хокукларын яклау буенча тәкъдимнәрнең зарурлыгын ассызыклый. Барлык төбәкләрдә һәм закон чыгаручы органнарда бу инициативалар яклау табыр, дип ышана ул.

Светлана Захарова шулай ук 1 июльдә сугыш хәрәкәтләре ветераны көнен билгеләү тәкъдимен хуплавын белдерде.

– Сугыш хәрәкәтләре ветераннарын без һәрвакыт хөрмәтләдек, Ватанны саклаучылар көнендә, 23 февральдә шулай ук төрле чаралар үткәрдек. Бу үзенчәлекле көн, бу көнне без хәрбиләребезгә хөрмәт һәм аерым игътибар күрсәтәбез. Татарстанда бу юнәлештә эш алып барыла: без республикада сугыш хәрәкәтләре ветераннарының иҗтимагый оешмалары белән бик тыгыз элемтәдә, сугыш ветераннары өчен госпиталь эшли, ветераннарга авыру очрагында госпитальдә дәвалану һәм тернәкләнү узу өчен шартлар тудырылган. Һәм, әлбәттә, киләчәктә махсус хәрби операциядә яраланган хәрбиләрне тернәкләндерүгә күбрәк игътибар бирергә кирәк булачак. Бүген үк әлеге эш ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Татарстан вице-премьерлары дәрәҗәсендә алып барыла. Моннан тыш, төбәктә спорт һәм медицина тернәкләндерүе өчен барлык шартлар да тудырылган: зур тернәкләндерү үзәге төзелгән, шулай ук амбулатор-поликлиника челтәрендә тернәкләндерү башкарыла башлый. Төбәкнең барлык шифаханәләре дә әлеге хезмәтләрне күрсәтәчәк, – дип билгеләп үтте Светлана Захарова.


Фикер өстәү