Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхова: «Әти-әниләр белән аралашмыйм диярлек. Гел талашабыз…»

Дубайга яшәргә күчеп киткән блогер Илүсә Фәләхова әти-әнисе, туганнары белән аралашмый башлаган. Бу хакта ул социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

«Моның сәбәпләре күп. Көнчелек тә бар. «Мин кар көртләрендә, сарайда йөрим, ә син кояшта кызынасың» дигән кебегрәк сүзләр ишетелә. Әти-әни турында әлегә берни әйтә алмыйм. Хәзер бик аралашмыйбыз. Безнең сөйләшүләр талаш белән тәмамлана. Сәбәбе – әни минем дусларымны күралмый», – дип язган ул.

Блогер энесе Русланга да (Илүсәнең әти-әнисе кечкенәдән тәрбиягә алган энесе) үпкәләгән. Руслан белән сөйгәненең никахы булган. Алар бу хакта Дубайда яшәүче апасы белән җизнәсенә хәбәр итеп тормаган.

«Үз гомеремне бирергә әзер кешеләр менә шулай эшләде. Аларның никахлары булган. Бу хакта без очраклы гына белдек. Әлбәттә, безне беркем дә чакырмады», – дип язган блогер.

«Менә иң ачы дөреслек: син туганнарыңа да кирәк түгел», – дип нәтиҗә ясаган блогер.

 


3 фикер

  1. Иии, нинди эти эни риза булыр икэн, шулкадэр акча исраф итеп, башын эшлэтми йоргэн баласына.Эти эни ботен кузэнэклэре белэн сизеп тора, баласы хэерле юлда йориме?
    Эти эни фатихасы юк икэн, бэрэкэт котмэ инде син.
    Акчан, бетеп, авырлыкка калсан, чит кешегэ кирэкмисен, эти эниен, Хэм уз туганнарын, кул суза.
    Инде торып урыны бар, торып торып кешесе Дэ бар дип тынычлаганнар гына иде, ботен доньясын Пран заран китереп, эти энисен утка салып йори бу башсыз хатын.

Фикер өстәү