Яшь юристлар арасында «Кадрлар үзәге» конкурсы финалы башланды

 «IT-парк» үзәгендә  Россия юристлары берләшмәсенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган «Кадрлар үзәге» конкурсы финалы башланып китте.

«Кадрлар үзәге» проекты кандидатларны һәм Россия юристлар ассоциациясе әгъзаларын – конкурс җиңүчеләрен эшкә урнаштыруга ярдәм итүгә һәм аларның белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән. Чараны Татарстандагы Россия юристлары ассоциациясе оештыра.

– Бик мөһим проект бу. Кадрлар сайлау, яшьләрне эшкә урнаштыру иҗтимагый оешмаларның гына түгел, дәүләтнең дә мөһим бурычы булып тора. Финалга барып җитүчеләр инде җиңүче булып санала. Биредә алган белемнәр, тәҗрибә – киләчәктә көндәшләр алдында сезнең зур өстенлегегез, – диде Татарстан  юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

«Ялилов һәм партнерлар» юридик компаниясенең идарәче партнеры Айнур Ялилов бәйгегә карата елдан-ел игътибар артуын әйтте.

– Үз өлкәсендә иң яхшыларны ачыкларга ярдәм итүче конкурслар саны арта бара. Бу дөньяда активларны түгел, ә акыллыларны сайлауга бәйле. Бүген сезнең бурыч – сәләтегезне күрсәтү, максатны билгеләү,  – диде ул катнашучыларга.

Конкурста Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары, Бөтенроссия юстиция дәүләт университеты, Россия гадел хөкем дәүләт университеты, «ТИСБИ» идарә университеты, Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты һәм Социаль белем бирү академиясе (КСЮИ) студентлары катнашты.

– «Кадрлар үзәге» ул – иң лаеклыларны сайлап ала торган мәйданчык. Быелгы конкурс программасында без студентларда һөнәри осталык һәм компетенцияләрне үстерүгә басым ясадык. Укучыларның теорияне генә белеп калмыйча, белемнәрен тормышта да куллана белүе мөһим. Бу аларга киләчәктә эшкә урнашуда да ярдәм итәчәк. Әлеге конкурста алга таба үсү һәм чын профессионаллар булу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар,  – диде «Россия юристлары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Тимур Какохо.

Катнашучылар Россия законнары, дәүләт тарихын һәм хокук нигезләрен белүгә кагылышлы уеннарда катнашты, төрле мәсьәләләр чиште. Аларның лидерлык сыйфатлары, фикерләү сәләтләре, сөйләм осталыклары, профессиональ сыйфатлары, командада эшли белүләре ачыкланды.  Шулай ук «мастер-класс»лар да уздырылды.

                                                                                           Ләйсән САФИНА

 


Фикер өстәү