Путин Зеленский белән очрашырга җыена

Кремль вәкиле Дмитрий Песков Россия Президенты Владимир Путинның Украинадагы коллегасы Владимир Зеленский белән очрашуга әзерләнүен раслаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Песков әйтүенчә, сөйләшүләр җиңел генә бармый. “Безнең яктан Россия Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Козак катнаша, фикер алышуга чыгарылу ихтималы булган кайбер темалар карала”, – дип белдергән ул.

Президентның матбугат сәркатибе басым ясап әйткәнчә, әлегә очрашу ихтималы турында гына сөйләргә мөмкин. Көне хакында әле берни дә әйтеп булмый.
Моңа кадәр Песков Путинның ике яклы мөнәсәбәтләр турында Зеленский белән сөйләшүләр өстәле янына утырырга әзер булуын белдерелгән иде. Аның әйтүенчә, Дмитрий Козак даими рәвештә Украина Президенты офисы белән элемтәдә тора.

Исегезгә төшерәбез: апрель аенда Зеленский Донбассның сугыш бара торган теләсә кайсы ноктасында очрашу тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде. Россия Президенты моңа җавап итеп, Украинадан аерылган республикалар вәкилләре белән низагны җайга салу буенча Киевның сөйләшүләр алып барырга тиешлеген әйтте. Шул ук вакытта Путин Украинадагы коллегасын Мәскәүдә теләсә кайсы вакытта кабул итәргә әзер булуын белдерде.


Фикер өстәү