Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында урланган бриллиантларны тапканнар

 2018 елның июлендә “Казан ярминкәсе” территориясендә Россиядәге бер ювелир компаниясенең алтын-көмештан ясалган бизәнү әйберләрен төягәндә якынча 160 миллион сумлык товар тутырылган чемодан урланган иде. Аның югалуы аэропортта беленгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Тикшерү идарәсе тикшерү бүлеге Россия Җинаять кодексының 158 статьясындагы 4 өлешендә күздә тотылган билгеләр буенча җинаять эше кузгаткан.

Оператив-эзләү һәм тикшерү чаралары нәтиҗәсендә (шул исәптән видеокүзәтү камераларындагы язмаларны өйрәнү һәм җинаять булган урында биологик эзләр алу нигезендә) полиция угрының кем икәнлеген ачыклаган. Колумбия гражданины Валеро Валеро Эдгар Алехандро булып чыккан ул.
Тикшерүчеләр фикеренчә, бу кеше кыйммәтле багажны төрүдә катнашкан. Бриллиантларга мөкиббән ир-ат халыкара эзләүгә игълан ителгән. Читтән торып, аңа сак астына алу рәвешендә җәза чарасы билгеләнгән.
2019 елның сентябрендә ул Аргентинада тотылган, быел март аенда Россиягә озатылган һәм менә апрель аенда Мәскәүдән Татарстанга китерелгән.

Алехандро урланган ювилер әйберләрен Казан районнарының берсендә урман полосасына күмеп куйганлыгын әйткән. Кыйммәтле әйберләр яшерелгән урынны төгәл генә күрсәтә алмаганлыктан, полиция хезмәткәрләренә зур гына биләмәне тикшереп-актарып чыгарга туры килгән. Нәтиҗәдә 4 капчык кыйммәтле бизәнү-ясану әйберләре табылган.

Бриллиантлар озакламый законлы хуҗасына тапшырылачак.


Фикер өстәү