Ак кроссовка һәм кедаларны чистарту ЫСУЛЛАРЫ

✅1 ысул. Аш серкәсе, кер юу порошогы, лимон согын бергә кушабыз. Болгатабыз. Аяк киеменә сылыйбыз. 10 минутка калдырабыз, җылы су белән юып төшерәбез.

✅2 ысул. Сода һәм аз гына кер юу порошогын кушып, аяк киеменең пычрак өлешенә сылыйбыз. Кайнар су белән юып төшерәбез.

✅3 ысул. Тирән савытта бер кашык аш серкәсе һәм бер кашык ацетонны кушабыз. Мамык дискны чылатып, аяк киеме өслеген сөртәбез. Җылы су белән чайкыйбыз.

Фото: moi-portal.ru

Фикер өстәү