Күпләр Сочига бары тик җәен генә бару кызык дип саный. Чынлыкта исә туристлар монда елның һәр фасылында да яратып килә. Күрәсең, 2014 елгы Олимпия Уеннарыннан соң әлеге курортның популярлыгы арткан.
Йомшак субтропик климат, уңайлы һава торышы, Кара диңгез, таулар, дендрарий, аттракционнар, аквапарклар – болар барысы да берәүне дә битараф калдырмый. Димәк, Сочи турында «бу бары тик җәйге курорт» дип әйтеп булмый инде. Әгәр җәй уртасында туристлар монда пляжга кызыгып килсә, кышын халык чаңгы йә сноубордка басар өчен килә. Шунысы кызык: кешеләр әлеге курортка гадәттә өч көнлек сәяхәт ясарга ярата икән. Үзем дә Сочига өч көнгә диңгез күрергә, тозлы җил, иркенлек исен иснәп, ял итәргә, яңа көч тупларга бардым.
Кайда тукталырга?
Сочига өч көнгә барганда, ялымны берникадәр планлаштырдым. Шуңа күрә башта шәһәрнең географиясенә тукталасы килә. Ул дүрт зур районнан тора: Лазарев, Үзәк, Хостин, Адлер. Һәр районда үз микрорайоннары, авыллары, бистәләре бар.
Җәен Кара диңгездә ял итәр өчен Адлерда тукталырга отышлырак булса, башка сезоннарда туристлар Сочиның үзендә (Үзәк районында) туктала. Моның сәбәбе аның урнашуында – курортның теләсә кайсы районына барып җитәргә уңайлы. Үзем дә шуның өчен Сочиның Үзәк районын сайладым. Биредә төрле кунакханәләр урнашкан. Ә туристлар күп булганга күрә үземне имин хис иттем – синең шикелле үк кешеләр ял итәргә килгән.
Кызыл Алан
«Кызыл Алан» – Сочиның иң популяр тау курорты. Сочига өч көнлек сәяхәт ясаганда, әлеге курортка бармыйча ярамас. Заманча күтәргечләрдә тауның төрле биеклегенә менеп, һәр тукталышта иркенләп җәяү йөрергә була. Монда табигатькә карап сокланып туймаслык!
Сочиның Үзәк районы белән чагыштырганда, монда бераз салкынрак. Әмма көчле суыклар булмый, чөнки климат йомшак – субтропик. Кышын һәм язын тауда уртача көнлек температура 6 градус салкынлыкны тәшкил итә.
«Кызыл Алан» берьюлы өч тау чаңгысы курортын колачлый: «Роза Хутор», «Газпром» һәм «Кызыл Алан» (элеккеге «Горки Город»). Охшаш исемнәрдә буталып бетәргә мөмкин, шуңа билгеләп үтик: «Кызыл Алан» бистәсе һәм курорты – төрле урыннар. Ягъни «Кызыл Алан» курорты Эстосадок авылында урнашкан, ә ул үз чиратында «Кызыл Алан» бистәсенең бер өлеше булып тора.
Курортларның өчесе дә охшаш булса да, аларның трассалар саны һәм ски-пассларның (трасса буйлап шуу һәм тауның төрле биеклеккә менү өчен билгеләнгән карта) бәясе төрле. Алар бер-берсеннән 10–15 минутлык юл ераклыгында урнашкан. «Роза Хутор»да трассалар саны күбрәк – аларның гомуми озынлыгы 102 чакрым тәшкил итә. «Газпром»да – 35 км, «Кызыл Алан»да – 30 км.
«Кызыл Алан» курортларына «Карлыгач» тизйөрешле поездында барып җитәргә була. Мөгаен, бу иң уңайлы ысулдыр – якынча 1 сәгать 15 минут эчендә барып җитәргә мөмкин. Сочиның тимер юл вокзалыннан бер якка билет бәясе 425 сум тора. Сочидан Адлерга кадәр барган вакытта, диңгез белән соклану өчен, уң якка утырырга киңәш итәм.
Биек тау ноктасына 2320 метр менү
«Роза Хутор» «Кызыл Алан»ның иң уңайлы курорты булып санала. Биредә барлык дәрәҗәдәге трассалар бар. Ясалма җиһазландыру системасы ярдәмендә сноубордчылар һәм чаңгычылар монда елына хәтта 140 көн шуа ала. Әмма быел шуарга яратучылар карның аз булуына зарланган.
«Роза Хутор» тау курортында кышкы тау чаңгысы сезоны 22 апрельдә тәмамланачак, ә җәйге сезон 29 апрельдә башланачак.
Әлбәттә, монда шуарга ниятләмәгәннәргә да ошаячак. Тик тауга менәр өчен курортның канат юлына билет сатып алырга кирәк. Аның бәясе 2 мең 190 сум тора. Билетның вакыт чикләре юк: теләсә нинди биеклеккә күтәрелеп, иркенләп йөрергә була.
Туристлар гадәттә «Роза Хутор» курортының күтәргечнең соңгы тукталышында «Роза Пик» биек тау ноктасына (2320 м) менә. Биредә күзәтү мәйданчыгы урнашкан – матур фотосурәтләр ясау өчен менә дигән урын. Шушы биеклектәге күзәтү мәйданчыгыннан Кавказ таулары манзарасы белән сокланырга була!
Аибга тау сырты өчен «Роза Пик» иң биек нокта түгел: 2509 метр биеклектәге «Таш баганасы» («Каменный Столб») түбәсе бар. Анда бару өчен «Крокус» күтәрмәсенә утырырга кирәк.
Дендрарий
Туристлар өчен шулай ук иң популяр урыннарның берсе – «Дендрарий» паркы. Бу – субтропик флора һәм фаунаның үзенчәлекле җыелмасы. Дендрарий шәһәрнең Үзәк районында урнашкан. Шуңа монда автобуста нибары 20 минут эчендә барып җитәргә була.
Паркның мәйданы 46,4 гектар җирне тәшкил итә. Биредә планетаның төрле почмакларыннан китерелгән агачлар һәм үсемлекләр җыелган. Хәзерге вакытта аларның саны 1800дән артык: шул исәптән имәннең – 66, наратның – 74, пальманың 54 төре һәм бик күп сирәк очрый торган үсемлекләр бар.
Дендрарийда Көнчыгыш Азия, Төньяк Америка, Австралия, Яңа Зеландия субтропик урманнарын тәкъдим итүче ландшафт-географик бүлекләр (зоналар) урнашкан, һәм шулай ук Кавказ флорасы да тәкъдим ителгән. Ә инде фауна дигәндә, сез тәвә кошларын, тависларны һәм тиеннәрне очрата аласыз.
Көндәлек тормышта ботаника һәм зоология белән кызыксынмасагыз да, әлеге паркта сезгә ошаячак. Аның территориясендә йөреп, ял итеп, матурлык белән ләззәтләнеп фотога төшәргә була. Парк үзәгендә матур колонналы һәм балконлы «Өмет» вилласы урнашкан. Аны паркка нигез салучы Сергей Николай улы Худеков 1899 елда төзегән.
Көн саен монда нинди дә булса үсемлек чәчәк ата. Нәкъ менә шуңа күрә ел әйләнәсендә «Дендрарий» паркы чын әкияткә охшаган, хәтта кышын, язын да монда бөтен җирдә – яшеллек. Шунысы да кызык: монда «Чебурашка» фильмы төшерелгән.
Паркта шулай ук канат юлы да бар. Трассаның озынлыгы 897 метрны тәшкил итә. Кабинкалар пассажирларны диңгез өсте тигезлегеннән 172 метр биеклеккә күтәрә. Парк тау җирендә җәелеп ята, ә тауга күтәрелү физик чыдамлык таләп итә. Шуңа күрә Сочи халкы һәм шәһәр кунаклары гадәттә фуникулерда өскә күтәрелә дә, аска җәяү төшеп, ландшафтларны һәм скульптур композицияләрне карый.
Ә билет бәясенә килгәндә, ул кыйбат түгел, 7 яшькә кадәрге балалар өчен – бушлай, 7дән 14 яшькә кадәр – 150 сум, олылар өчен – 320 сум. Паркның эш сәгатьләре: көн саен 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
Моннан тыш, Сочида башка кызыклы урыннар күп: океанариум, аквапарк, Олимпия паркы, музейлар, «33 шарлавык» һәм аттракционнар паркы. Әлбәттә, иң мөһиме: Кара диңгез буенда кояшта кызынып, тозлы һава сулап утырырга онытмагыз! Сочида мохит тыныч, рәхәт. Өч көнлек сәяхәт күз ачып йомганчы үтеп китте…
Диана КАРПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat