Кондызлар су буена нинди зыян сала?

Мамадыш районының Усали авылында яшәүчеләр ярым шаяртып: «Су кондызлары агач аударып, өй салырга җыена бугай», – дисә, Балтач районының Түбән Шубан авылы халкы, чарасын күрергә кирәк, болай булмый, ди. Бүген республикада барлыгы 16 меңләп кондыз исәпләнә. Аларга каршы көрәшергә кирәкме?

Бар җирдә тишек

– Машина юлын тишмәсәләр, ачуым чыкмас та иде. Юл су буеннан үтә. Бер елны телефон чыбыгын өзделәр, белгечләр гаебен өч көн буе эзләде. Бөтен җирдә тишек хәзер. Бездә 7-8 ел шундый хәл инде, – дип зарландылар Балтач районының Түбән Шубан авылында. Биредә яшәүче Кадыйровлар бер елны, кондызлар бакчага менмәсен өчен, калайлар тезеп куйган. Тик экологлар, су кырында мондый чикләүләр булмаска тиеш дип, штраф салып киткән. Юктан гына калай куймаганнар: моңа кадәр су буендагы бакчаларына утырткан кишер, чөгендерләрне кимергәннәр. Аптырагач, суган утыртканнар. Аңа кондызларның исе китми икән.

– Җирне тишәләр, су буендагы тупыл, тал агачларын егалар. Әле менә шомыртны кимергәннәр. Алар бөягән бөяне сүтә торган түгел. Әйтерсең, кеше кулы белән үрелгән. Бөя безнең бакча башында урнашкан. Кипкән агачларны үзебезгә утын итеп алып кайтабыз, – ди Кадыйровлар.

Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗипов белән дә элемтәгә кердек.

– Кайда гына юк икән алар? Югары Шубан авылына кадәр менеп җиттеләр инде. Элек юк иде, безнең сулыкларга Шушма елгасыннан күчтеләр. Анда зур агачлар калмады. Зыяны булмаса, көрәшмәс идең дә. Бер елны зур тупылны «кисеп» аударгач, газ торбасы өзелгән иде. Электр чыбыклары өзелгән очраклар да булды. Без аучылык җәмгыятьләренә хатлар да язып карадык. Бер елны бишесен эләктергәннәр иде. Аучылар, без аларның ояларыннан чыкканын саклап утыра алмыйбыз, диләр. Суда яшәмиләр, җирне тишеп, үзләренә оя ясыйлар, – ди ул.

Түбән Шубанда 38 хуҗалык бар. Авыл җирлеге бу мәсьәләне өлешчә үзара салым акчасына хәл итеп булыр иде дип саный. Быел барлыгы 195 мең сум акча җыелган, аңа зират коймаларын тотканнар. «Көз көне авыл җыенында су буенда талларны кисеп, чистартырга тәкъдим итәргә җыенам. Чыгымлы эш ул. Монда халыкның да хуплавы кирәк», – ди Раиф әфәнде.

Өрәңгене ексалар, һәйкәл куяр идек

Мамадыш районының Усали авылында да мондый проблема бар, тик алар моңа башкачарак карый.

– Язгы ташу вакытында кондызларны күзәтергә су буена төшәбез. Берсут елгасында, Усали күпере төбендә утраучык ясала. Ташу акканда, шунда 6-7ләп кондыз җыелышып утыра. Суга чумалар, йөзәләр, кире әйләнеп кайталар. Үзе бер дөнья. Су буендагы зур-зур агачларны аударып куялар. «Хезмәт»ләренә шаккатасың. Агачлар кызганыч, әлбәттә. Кем ничектер, әмма минем аларны дошман күрәсем килми. Су буенда хәзер таллар, агачлар күп үсә. Көтү йөрми, авылда сарыклар юк диярлек, берничә хуҗалыкта гына. Шуңа да агач-куакның исәбе юк. Безнең су буен американ өрәңгесе басты. Менә шуларны аударып бетерсәләр, кондызларга һәйкәл куяр идек. Тик аларны яратмыйлар, ахры, – ди Мамадыш районының Усалы авылы укытучысы Лидия Константинова.

Кукмара аучылык җәмгыятендә, мондый проблема юк, диделәр.

– Су буйларын авыл җирлекләре күзәтеп, чистартып торырга тиеш. Бу җәнлекләрне рөхсәтсез атарга, бөяләрен җимерергә ярамый. Кондызларның да яшәргә хакы бар. Су проблемасы булса, бөяне җибәрергә кирәк, – диде андагы белгеч.

Елга күпме агач кимерәсен алдан чутлыйлар

Соңгы елларда Минзәлә районының Куян авылын кышын кондызлар су бастырган дигән хәбәрләрне дә ишеткән идек. Татарстанның Биологик ресурсларны саклау буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Ренат Шәйхетдинов монда кондызларны гына гаепләми. Авылны су басудан саклау өчен канал ясаган булганнар, вакыт узгач, ул ләм белән капланган, агачлар үскән. Сәбәбе шул булган.

Минзәләдә 1500 ләп кондыз исәпләнә икән.

– Куян авылында кондызлар турында башка моң-зарларны ишеткән юк. Минзәләдә яз көне бер әби зарланган иде. Барып карасак, су буендагы җир закон буенча бөтенләй аныкы түгел икән, – ди Ренат Шәйхетдинов. – Кондызларга каршы ник көрәшергә? Алар бит үз җирендә яши. Гадәттә, кешеләр су буена баш булмакчы була. Кондызлар теләсә нинди агачка кагылмый: тал, тупыл, усакны кимерә, имән, өрәңгегә исә исләре китми. Алар да адәм баласы кебек тәмлене ярата. Кондызлар – бик акыллы хайван. Үзләренә тәүлеккә күпме азык киткәнен алдан чутлыйлар. Әгәр агач запасы җитми башласа, башка җиргә күчеп китәләр. Кондызларның яшәеше табигатькә бәйләнгән. Алар суны бөҗәкләрдән чистарта. Иске агачлар урынына яңалары үсеп чыга. Берсен үтерсәк, икенчесе булмаячак. Без һәрвакыт үзебезне хаклы дип саныйбыз, гадәттә күп нәрсәгә кеше гаепле.

Кондызларны нинди очракта ауларга ярый? Без моны Татарстанның Биологик ресурсларны саклау буенча дәүләт комитетыннан белештек.

– Авылда яшәүчеләр арасында, кондызлар инешне буа, бакчаларны су бастыралар, дип хәбәр итүчеләр бар. Зыянны күпләп түгел, бер оя кондыз да салырга мөмкин. Аларны ауларга ярый. Тик моның сәбәбе булырга тиеш. Әгәр кондызлар хуҗалыкка зыян китерсә, авыру таратса… Моны башта безнең белгечләр урыннарга барып ачыклый. Елга 3 меңнән дә артыкны атарга ярамый. Бүген республикада 16 мең кондыз исәпләнә. Алдагы елда 1 меңгә күбрәк иде. Яңа исәпне көз көне алачакбыз, – ди комитетның хайваннар дөньясына күзәтү бүлеге мөдире Илфат Вәлиев.

Сәрия Мифтахова

Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү