Татарстан Яңа елга әзерләнә: QRлы, битлекле, гаилә бәйрәме ничек үтәр?

Сәламәтлек, бәхет, мәхәббәттән тыш Яңа ел төнендә кеше тагын нинди теләк тели ала? Хәзерге вазгыятьтә бу, әлбәттә, коронавирус пандемиясенең тизрәк бетүе инде. Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева да республика халкыннан теләкне белеп теләргә чакырды. Яңа ел нинди булыр – билгесез, анысына әзерлек, искесен озату башланды инде. Бәйрәм Татарстан халкына гына түгел, туристлар өчен дә күңелле булачак дип ышандыралар.

«Баш тартмадык»

Яңа ел чараларын республиканың барлык шәһәр-районнары, авыл җирлекләре әзерли. Күңел ачарга мөмкинлек әлеге дә баягы чикләүләр бәрабәренә туды. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, республикада коронавируска бәйле эпидемиологик хәл тотрыклана. «Дүрт атна дәвамында без авыручылар саны кимүен күзәтәбез, соңгы атнада бу кимү аеруча зур булды һәм 40 процентка җитте», – диде Марина Патяшина. Идарә җитәкчесе сүзләренчә, вазгыятьне тотрыкландыруга күмәк вакцина ясату да йогынты ясаган. Хәзерге вакытка халыкның 74 проценты прививка кадаткан инде. «Бу, һичшиксез, безгә Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүдән баш тартмаска мөмкинлек бирде. Яңа ел тамашаларын үткәрергә рөхсәт итәбез, әмма без куйган таләпләр үтәлергә тиеш», – диде ул.

Роспотребнадзор нәрсә таләп итә соң? Әйтик, ресторанда Яңа ел корпоративы уздырырга җыенучыларның QR-кодлары булу мәҗбүри. Бер залда бер генә хезмәт коллективы утыра ала. Яңа ел көненә кадәр кафе-рестораннарга төнге 1гә кадәр эшләргә ярый. 31 декабрьдә исә – иртәнге 3кә кадәр. Җәмәгать туклануы хезмәткәрләренең барысы да прививкалы булырга тиешлеген инде октябрь аенда чыккан карардан да беләбез. Табын-өстәлләрне бер-берсеннән ярты метр аралыкта урнаштырырга, хезмәткәрләргә битлек һәм пирчәткәдән эшләргә туры киләчәк. «Битлек – коронавирустан саклык чарасы булса, пирчәткә – эчәк инфекцияләреннән», – дип саный Марина Патяшина.

Зурлар бәйрәме ничек узасы аңлашылды кебек. Балалар катнашындагы чараларга килгәндә, кагыйдәләр катгыйрак. 7 яшьтән узган һәр бала бәйрәмдә битлек кияргә тиеш. Йөткереп-төчкереп, хәлсезлек кичергәннәргә өйдә калу хәерлерәк булыр.

– Бәйрәмдә баланың йә әтисе, йә әнисе генә катнаша ала. Аның QR-коды булырга тиеш. «Медотвод» яисә прививканың берсен генә кадатуы турындагы белешмә ярамый. Ниндидер чирләре булган кешеләргә, өлкәннәргә андый чараларга бармаска  киңәш итәбез, – дип кисәтте Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Массакүләм чараларга исә аерым таләпләр: театраль тамашалар өчен зал 50 процентка (барлык хезмәткәрләр һәм тамашачылар прививка кадаткан булса – 70) гына тулу, тиешле урыннарда санитайзер булу шарт. Термометрия, дезинфекция турында да онытмау кирәк, билгеле.

Иң яхшысы – гаилә белән. Ләйлә Фазлыева Яңа елны иң якыннар янәшәсендә үткәрүне кулайрак дип саный.

– Республика халкы өчен дә, туристлар өчен дә киңәш шул: күбрәк ачык һавада йөрергә, балалар белән булырга. Бу – гаилә бәйрәме, – диде ул. – Минемчә, 31 декабрь төнендә барыбыз да коронавирус пандемиясенең тизрәк бетүен теләргә тиеш. Күмәкләшеп сорасак, уртак хыял чынга ашар.

Күреп кенә өлгер

Теләсә кайсы бәйрәм мәдәният һәм сәнгать өлкәсе кешеләре өчен урак өсте белән бер ул. Татарстанда Яңа ел бәйрәме һәм ял көннәренә йөзләгән чара тәгаенләнгән. Аларны музей, театр, филармония кебек мәдәни оешмалар тәкъдим итә. Барысын да санап китү мөмкин эш түгел. Иң яхшысы – бу учреждениеләрнең афишасын карау.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова республикадагы тамаша залларын 70 процентка гына тутырырга рөхсәт булуын искә төшерде. Декабрь аендагы Яңа ел тамашаларына билетларның 57 проценты сатылып беткән инде. Әйтик, «Әкият» курчак театрында 19 меңләп билетның берничә йөзе генә калган. Гыйнварда буласы тамашаларга билет табарга мөмкин әле. Ил-көндәге вазгыятьне исәпкә алып, кешеләрнең күпләп җыймас өчен, көненә дүртәр тамаша күрсәтәләр.

«Тамашаларның күпме урыс, күпмесе татар телләрендә?» – дип кызыксындык министрдан. Төгәл сан әлегә билгеле булмаса да, чараларның якынча 30 проценты татар телендә узачак дип ышандырдылар.

Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов ачык һавада 160лап чара оештырылачагын белдерде. Планлаштырылган мәдәни чараларның гомуми күләмен исә санап бетерерлек түгел. Азат Абзалов мэриянең сайтын (kzn.ru) карап барырга киңәш итте.

Күңел ачып кына калмыйча, спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр тудырылачак. Казан тирәсендә генә дә 82 хоккей мәйданчыгы, 21 шугалак эшләячәк.

21–27 декабрь аралыгында Казан паркларындагы чыршылар «кабыначак».

САН

✅Казанда 310лап кунакханә, ял базасы, хостел һәм шифаханә Яңа ел бәйрәменә килгән туристларны каршы алырга әзерләнә. Аларның 70 проценты тулы инде. 2–5 гыйнвар көннәрендә туристлар ташкыны 80 процентка җитәр дип фаразлана.

✅Шартлаткыч, салют һәм башка пиротехниканы файдалану өчен Татарстан буенча 1164 мәйданчык эшләячәк.

✅Декабрь ахырыннан 9 гыйнварга кадәр мәктәп укучылары өчен 3 меңләп чара оештырылачак.

✅Яңа ел төнендә башкалага 220 меңләп кунак килер дип көтелә. 3 меңләп хокук саклау органы вәкилләре тәртип сагында торачак.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү