Тәскирә һәм Камәртдин Хәйретдиновлар: “Бер-береңне санлап яшәсәң, тормыш җиңел уза”

Апас районының Дәвеш авылында яшәүче  гаиләсе – авылның күрке. Бер-берсенә терәк, ышаныч, балаларына кайгыртучан әти-әни булып, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләре арасында олы хөрмәткә ирешеп, 53 ел бергә гомер кичерә алар.

Тырышлыклары, тату, бердәм, гадел һәм гади булулары белән аерылып торалар. Үз үрнәкләрендә 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген 11 онык һәм 4 оныкчыклары өчен кадерле дәү әти, дәү әни булып яшиләр.
Камәртдин абый 40 елдан артык шофер булып эшли. Бүген ул дин юлында. Мәчеттә мөәзин вазифасын башкара. Авылга моңлы азан тавышын яңгырата.

— Дәвеш мәктәбендә 8 классны тәмамлагач, колхозда ат җигеп эшли башладым. 3 ел армия сафларында хезмәт иттем. Аннан Буага шоферлыкка укырга киттем. Шушы еллар мине булачак тормыш иптәшем белән таныштырды. Ындыр табагына эшкә йөрүче яшь, җитез, тыйнак кызны очраттым. Озак аралашмадык, кавыштык. Гомер буе тугрылык саклап, аңлашып яшәдек, – диде гаилә башлыгы.

Тәскирә апага кирпеч заводында, тавык фабрикасында эшләргә туры килә. Озак еллар фермада хезмәт итә, бозаулар карый, бозаулату бүлегендә эшли. “Ана даны“ медаленә ия.

-Холкы әйбәт, беркайчан авыр сүз әйтми ул. Аңлашып яшибез, балалар кайтып йөри. Тыныч кына, бер-береңне санга сугып яшәсәң, тормыш җиңел уза. Каенана-каената белән яшәдек. Тормышыбызга сөенеп яшибез, — ди Тәскирә апа.

Бүген дә Хәйретдиновлар тик кенә торырга яратмый. Алар ишегалды тутырып кош-корт асрый, йорт-җирләрен дә карап, пөхтәләп кенә торалар. Тәскирә апа оекбашлар, башмаклар бәйләп, балаларын, якыннарын сөендерергә ярата.

Ләйлә Шиһабиева


Фикер өстәү