Хәбәрсез югалган 20 яшьлек егетнең мәетен Кама елгасында тапканнар

Алабуга егетенең мәете Красная Горка тирәсендә табылган.

Алабугадан хәбәрсез югалган 20 яшьлек Валентин Красновның мәете Кама елгасында табылган. “След” эзләү-коткару отрядының “ВКонтакте”дагы төркемендә шул хакта хәбәр ителгән.

Егет 13 мартта өеннән чыгып киткән һәм суга төшкәндәй юк булган. Аны полиция хезмәткәрләре, шулай ук Алабуга, Чаллы һәм Менделеевск районы волонтерлары эзләгән. Алар шәһәрдәге һәм аның тирәсендәге дистәләрчә подвал, подъезд, люкларны тикшергән. Егетне таң атканчы эзләгәннәр. Шуннан, бераз ял иткәннән соң, активистлар ташландык биналар, урман полосалары, гаражларны берсен дә калдырмыйча йөреп чыккан.

Егетне беркайдан да тапмагач, волонтерлар Танай урманына юнәлгән. Валентинның курсташлары да аларга кушылган. Бер-ике сәгатьтән соң Красная Горка бистәсе тирәсендәрәк, Кама елгасы уртасында бәке кебек урында, боз өстендә егетнең өске киеме табылган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре чакырылган. Валентинның мәете 14 март көнне кичке бишенче яртылар тирәсендә судан тартып чыгарылган.


Фикер өстәү