Хәрби корреспондент Александр Коц: Бер очракта Россиядә мобилизациянең икенче дулкыны котылгысыз

 Россиядә мобилизациянең икенче дулкыны котылгысыз. Бу хакта «Комсомольская правда» радиостанциясе эфирында хәрби корреспондент Александр Коц белдерде. Журналист үзенең репортажларын хәрби хәрәкәтләр зонасыннан алып бара. Аның фикеренчә, «иртәме-соңмы» военкоматлар бу эшне яңартачак. Бу Украинада яңа масштаблы һөҗүм уздыру турында карар кабул ителгән очракта кирәк, ди ул.

Коц шулай ук резервны туплау — Украинада Россия армиясе тарафыннан стратегик операцияләр башланган очракта мәҗбүри шарт, дип аңлата. Хәрби операция алга таба барган саен, хәрби корреспондент белдергәнчә, Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны турында күбрәк сөйләячәкләр. Әмма хәзерге вакытта, Коц сүзләренчә, мондый адымнар өчен билгеләр юк.


Фикер өстәү