Газетага язылу

МАКС кушымтасындагы цифрлы таныклыкны пенсия алганда паспортка тиңләргә мөмкиннәр

Россия Хезмәт министрлыгы пенсионерларга «Россия почтасы» бүлекчәләреннән пенсия алганда МАКС мессенджерындагы цифрлы таныклыктан файдаланырга рөхсәт итү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта РИА Новостига О.Е. Кутафин исемендәге Университетның (МГЮА) финанс хокукы кафедрасы доценты Кирилл Карпов хәбәр итте.

Эксперт сүзләренчә, әгәр әлеге проект кабул ителсә, пенсионерлар почта хезмәткәрләренә кәгазь паспорт урынына МАКСтагы цифрлы таныклыктан QR-код күрсәтә алачак.

Карпов ачыклык керткәнчә, МАКС кушымтасындагы электрон документ хәзер үк кәгазь паспортны күрсәтмичә генә төрле ташламаларга хокукны расларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, аны кибетләрдә ташламалар алу яки музейларга ташламалы шартларда бару өчен кулланырга була.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре