Татарстанда фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү өчен грантка гаризалар кабул итү башланды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агростартап» грантын алуга дәгъва кылучыларны сайлап алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлый. Бу хакта Татар- информ хәбәр итә.

Грант крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен бирелә. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.
Гаризалар һәм документлар Министрлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет.
Гаризалар һәм документлар 2023 елның 27 гыйнварыннан 27 февраленә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү