Коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә субсидия бирәләр

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә субсидия өчен гариза кабул итү турында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Субсидия хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яки каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү, капиталь ремонтлау яки реконструкцияләү буенча чыгымнарның бер өлешен финанслау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелә. Бу турыда министрлык сайтында язылган.

Гаризалар 2023 елның 26 июненнән 2023 елның 26 июленә кадәр кабул ителә.

Финанслау күләме 150 млн сум тәшкил итә, шулардан: су белән тәэмин итү системасына — 140 млн.сум; каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару мәйданчыклары төзүгә һәм контейнерлар яки бункерлар сатып алуга — 10 млн сум, диелә хәбәрдә.

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 313 кабинет, дүшәмбе – пәнҗешәмбе: 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр), җомга: 8:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр).
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 221-76-87.

Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Министрлыкның рәсми сайтында (https://agro.tatarstan.ru/) урнаштырыла.

 


Фикер өстәү