Ел башыннан бирле Татарстанда сөрем газы белән агулануның 25 очрагы ачыкланган

Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтте.

Татарстан Министрлар Кабинетында республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының 2022/2023 елның җылы бирү чорында эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә бара. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

– Кызганыч, көнкүрештә газ белән саксыз эш итү аркасында, бәхетсезлек очраклары даими теркәлеп тора. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, былтыр республикада сөрем газы белән агуланың 42 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 82 кеше зыян күргән, 9 кеше үлгән. Ел башыннан бирле исә шундый 25 очрак турында билгеле. Аларда 59 кеше зыян күргән, 3 кеше үлгән, – диде Марат Айзатуллин.


Фикер өстәү