Терапевт Регина Галиуллина: «Менингит инвалидлыкка һәм үлемгә китерергә мөмкин»

Россиядә менингитның катлаулы формалары белән авыручылар саны арткан. Роспотребнадзор идарәсе белгечләре моны пандемия тәмамланганнан соң карантин чаралары бетерелүгә бәйләп аңлата. Менингит кешедән кешегә йога аламы? Ул нәрсәсе белән куркыныч? Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галиуллина шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Без менингит турында ниләр белеп торырга тиеш?

– Менингит – ялкынсыну рәвешендә уза торган җитди авыру. Аның вируслы, бактерияле, гөмбәчекле, катнаш төрләре була. Ул, нигездә, баш һәм арка миенә зыян сала. Бактерияле менингит белән авырып терелгән кешедә җитди өзлегүләр дә күзәтелергә мөмкин. Аерым алганда кешене көзән җыера, ул начар ишетә, күзе күрми башларга, хәтере начарланырга мөмкин. Менингит олысын да, кечесен дә аямый. Шулай да ул балалар арасында күбрәк очрый. Ул һава аша йога. Аны китереп чыгарган В төркемле стрептококк эчәклек яки аналыкның лайлалы тышчасында да булырга мөмкин. Бала тапканда анадан балага да күчә ала.

– Аның нинди билгеләре була?

– Менингит вакытында, иң беренче чиратта, муен мускуллары ката. Кешене бизгәк тота, зиһене чуала, психик халәте үзгәрә. Аның башы авырта, күңеле болгана башлый, коса.

– Кайчан кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Әгәр тән температурасы 38–39 градустан югарырак күтәрелсә һәм аны бернинди дару белән дә төшереп булмаса, чаң сугарга кирәк. Әгәр кешенең коскач та хәле рәтләнмәсә, бик нык башы авыртса, яктылыкка карый алмаса, кичекмәстән табибка барырга кирәк.

– Менингиттан ничек дәвалыйлар?

– Дәвалау бары тик стационар яки реанимация шартларында гына булырга тиеш. Өйдә үзлегеңнән генә дәваланырга ярамый. Бактерияләргә каршы терапиядән тыш, менингит йоктырган кешегә вирусларга, туберкулезга каршы, баш һәм арка мие зарарланганда кулланыла торган дарулар бирәләр. Менингит җиңелчә формада узганда, кеше бик тиз терелә. Аның физик хәленә дә, психологик халәтенә дә зыян килми. Әлеге чир катлаулы формада узса, бик куркыныч. Ул хәтта инвалидлыкка, үлем-китемгә үк китерергә мөмкин.

– Менингиттан үлү куркынычы ни дәрәҗәдә?

– Әгәр диагнозны беренче 12 сәгать эчендә куеп өлгерсәләр, әлеге чирдән үлем ихтималы 0,7–1,5 процентка гына кала.

– Кыш көне башка киеп йөрмәсәң, менингит башланырга мөмкин, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Юк, бу – уйдырма. Ник дигәндә, менингит белән башлык кию-кимәү арасында бернинди бәйләнеш тә юк. Әлеге чир салкын йогынтысында пәйда булмый. Салкында туңсаң, иммунитет начарлана ала. Ә менә анысы менингитка сәбәпче булырга мөмкин.

Менингитны булдырмау өчен табиб киңәшләре

– салкында туңудан сакланыгыз;

– дөрес тукланыгыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барып, спорт белән шөгыльләнегез, шул рәвешле иммунитетыгызны ныгытыз;

– вируслы менингиттан саклану өчен, гади генә гигиена кагыйдәләрен үтәргә (кулларны ешрак юарга һ. б.) кирәк;

– менингит белән авыручыдан ерак торыгыз;

– әлеге чир баш калкыткан чорда кеше күп җыелган урыннарда йөрүдән тыелып торыгыз;

– бактериаль менингиттан исә вакцина ясатып кына сакланып була.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү