Йога үзәге башлыгы: Йогадагы күп кенә күнегүләр корсак, ян-яклардагы майларны да «яндыра»

Йога – җанга да, тәнгә дә дәва. Казандагы «Лотос» йога үзәгендә булып кайтканнан соң, шундый нәтиҗәгә килдек. Ул гына да түгел, йога картлыктан да менә дигән дәва икән. Безнең белән бер бүлмәдә шөгыльләнгән кешеләрнең иң өлкәненә 74 (!) яшь иде. Иң борынгы дәвалау ысулларының берсе саналган йога тагын нәрсәләрдән шифалы икән? «Лотос» йога үзәге башлыгы Анастасия Тетерина белән шул хакта сөйләштек.

Анастасия Тетерина

– Йога нидән гыйбарәт? Ни өчен йога белән шөгыльләнергә кирәк?

– Күпләр йоганы ниндидер гайре табигый, борынгы методика итеп кабул итә. Бу чынлыкта да шулай. Әмма хәзер ул заманга яраклаштырылган. Йога белән шөгыльләнгән тәҗрибәле белгечләр, Һиндстаннан Европага килгәч, биредә яшәүчеләрнең индуслардан бик нык аерылганын күргән. Аларның мускулларын катырып, һәрчак киеренке халәттә йөргәненә игътибар иткәннәр. Бүген дә күбебез әнә шундый халәттә яши. Бу аз хәрәкәтләнү, утырып эшләү аркасында килеп чыга. Йогадагы күнегүләр ярдәмендә, иң беренче чиратта, әнә шушы киеренкелек югала. Йога безне үз тәнебезне тоярга, аның белән гармониядә булырга өйрәтә. Уй-фикерләребезне, дөньяга карашыбызны да үзгәртә ул.

– Сезнең студиядә йоганың нинди төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин?

– Йога белән яңа гына таныша башлаган кешеләр өчен махсус программабыз бар. Моннан тыш гамактагы йога, Б.К.С. Аенгар ысулы буенча, дживамукти-йога, хатха-йога кебек күптөрле юнәлешләрдә эш алып барабыз. Сәламәт арка, хатын-кыз сәламәтлеге класслары да бар. Йөкле хатын-кызлар өчен аерым программа буенча эшлибез. Күргәнегезчә, бездә фәкать хатын-кызлардан гына торган төркемнәр дә бар. Шуңа күрә бездә мөслимәләр дә курыкмыйча шөгыльләнә ала. Йогага йөрүчеләр арасында ир-атлар бармак белән генә санарлык. Бездә балалар өчен йога дәресләре каралган. Алар уен рәвешендә уза. Абонемент алган кеше бездәге барлык йога төрләрендә дә үзен сынап карый ала.

– Йога нинди авырулардан дәва?

– Иң беренче чиратта, арка авыртулары булган кешеләргә файдалы. Дөрес, аларга хәлләре әйбәтләнеп торган вакытта гына шөгыльләнергә рөхсәт ителә. Йога ярдәмендә авыруның менә шушы ремиссия вакытын шактый озайта алар. Даими рәвештә йога белән шөгыльләнүчеләр арасында аркадагы авыртудан тулысынча котылган кешеләр дә бар. Безнең төп максат кул-аяк хәрәкәте, эше ярдәмендә умырткалыкка кадәр барып җитеп, аны сәламәтләндерүдән гыйбарәт. Артроз, коксартроз, остеохондроздан интеккән кеше дә йоганың шифасын тоя. Йога белән шөгыльләнгән кешенең баш авыртулары кими, күз күрүе яхшыра.

– Йога белән шөгыльләнү катгый тыелган очраклар бармы?

– Яман шеш вакытында катгый тыела. Ник дигәндә, күнегүләр ясаганда тәнебез бик нык кыза, кан әйләнеше, лимфа бизләре эшчәнлеге активлаша. Шуңа күрә метастаз организмга тизрәк таралырга мөмкин.  Ниндидер хроник чирләре булган кешегә йога белән шөгыльләнгәндә сак булырга кирәк. Хатын-кызларның күрем вакытларында да махсус күнегүләр генә ясарга ярый. Операция кичергән кешеләргә дә табибтан алган белешмәсе булган очракта гына шөгыльләнергә рөхсәт ителә.

– Йога кешенең холкын да үзгәртә, диюләре дөресме?

– Әлбәттә! Көндәлек тормышта күпләр киеренке халәттә, бөкрәебрәк йөри. Мондый халәттә күкрәк читлеге үзеннән-үзе ябыла. Нәтиҗәдә, кешеләргә ышаныч бетә. Йогадагы күнегүләр ярдәмендә ул, киресенчә, ачыла. Шул рәвешле кешеләргә ышаныч та барлыкка килә. Күкрәк читлеген ачу – йөрәгебезне дә ачу дигән сүз. Шуңа күрә дәрес вакытында күпләр күз яшьләрен тыя алмыйча елап җибәрә. Бөтен киеренкелек югала. Йогада кулда, башта басып тора торган махсус күнегүләр бар. Аны айлар, еллар дәвамында өйрәнеп кенә эшлибез. Бу күнегүләр дөньяның асты өскә килү белән бер. Кеше алар ярдәмендә бөтен куркуларын җиңә, дөньяга бөтенләй башка күзлектән карый башлый. Без үз тәнебезне тоя белмибез бит. Моңа безне махсус өйрәтүче дә юк. Йогага килгән кеше исә үзенең һәр күзәнәгенә кадәр сизә башлый. Шуңа күрә безнең бүлмәләрдә көзгеләр дә юк. Кеше төп игътибарны үзенә, эчке дөньясына юнәлтсен өчен шулай.

– Йога белән шөгыльләнүгә ничек әзерләнергә?

– Күнегүләр ясарга ике-өч сәгать кала ныгытып ашамау хәерле. Дәрескә кадәр һәм аннан чыккач, бер стакан җылы су эчеп куйсаң да яхшы. Киҗе-мамык материалдан тегелгән уңайлы киемнән шөгыльләнсәң яхшырак. Ул һава да йөртә, шумавы белән дә рәхәт. Йогага килгәндә, күтәренке рух һәм яхшы кәефне дә үзегез белән алырга онытмагыз.

– Йога ябыгырга да ярдәм итәме?

– Без ябыгу өчен азрак ашарга, спортзалга йөрергә, кардиокүнегүләр ясарга кирәк дип уйларга күнеккән. Бу дөрестән дә шулай. Ләкин йога кешене үз-үзе белән гармониягә китерә. Ә үз-үзе белән гармониядә булган кеше һәр адымын ясар алдыннан үзенә «Бу миңа кирәкме?» дигән сорау бирәчәк. Шул рәвешле ул күп нәрсәдән, шул исәптән чамасыз ашаудан баш тарта ала. Шуңа күрә йога белән шөгыльләнгән кешенең гәүдәсе күзгә күренеп яхшыра, артык килограммнары да югала. Йогадагы күп кенә күнегүләр корсак, ян-яклардагы майларны да «яндыра».

– Шөгыльләнү өчен яшь чикләве бармы?

– Бу сорауга танылган йога белгече Аенгар сүзләре белән җавап бирәсе килә. «Ничә яшьтә шөгыльләнә башлавыгыз мөһим түгел. Даими рәвештә шөгыльләнгән очракта, бу эшкә 80 яшьтә тотынган кеше дә тиешле нәтиҗәгә ирешәчәк», – ди ул. Йогада иң авыры – идәнгә келәм җәю. Бар да әнә шуннан башлана.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

«Лотос» йога үзәге — Ноксинский спуск 10, 7-995-332-30-44.


Фикер өстәү