Йолдызнамә | 22 – 28 ноябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Җыелып килгән проблемаларның очына чыгарга кирәк хәзер: юкса соңга калырга мөмкинсез. Беркемне дә тәнкыйтьлисе түгел, үзегезне белегез, дип кисәтә йолдызлар. Атнаның икенче яртысында берара уй-хыяллар һәм хис-тойгылар диңгезенә чумып алырсыз.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Акча мәсьәләсендә берникадәр кыенлык килеп чыгарга мөмкин. Кара кайгыга батмагыз – экономияләү турында гына азмы-күпме баш ватарга кирәк бугай сезгә… Сәфәр-сәяхәтләрдән баш тартып торыгыз: хәзер сез өйдә кирәк.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бердәнберегездән бүләк яки матур гына сюрприз көтегез. Суык тидерү куркынычы бар. Пандемия чорында нәрсә икәнен дә аерып булмый. Шуңа күрә, авырып китмәс өчен, җылырак киенеп йөрергә, иммунитетны ныгытырга тырышыгыз.

Кысла (22.06 – 22.07) Үтә катлаулы булып тоелган бер проблемагыз уйламаганда-көтмәгәндә бик җиңел хәл ителеп куяр. Кешеләр белән уртак тел таба беләсез – шуңа шулай. Атна ахырында тормышыгызга уңай бер яңалык үтеп керүгә өметләндерердәй хәбәр ишетерсез.

Арыслан (23.07 – 23.08) Игътибар үзәгендә калырга хыялландыгызмы? Рәхим итеп, калыгыз! Ләкин башыгызга таҗ гына киеп куймагыз, юкса тирәгездәгеләр үзегезне бик тиз җиргә төшермәгәе. Якын араларда тормыш шартларын, яшәү рәвешен үзгәртү өчен әйбәт мөмкинлекләр чыгуын күреп, шәп планнар корырсыз.

Кыз (24.08 – 22.09) Атна сәеррәк кенә яңалыклардан башланыр. Юк-юк, начар дип әйтеп булмый аларны, әмма… Эшегездә бик мөһим чор башланырга тора. Югарырак вазыйфага күчерүләре бар, шул сәбәпле бераз гына дулкынланырга, икеләнеп калырга туры килмәгәе.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Көз моңсулыгы үзегезне биләп алырга маташа сыман. Аннан котылу өчен дусларыгыз белән күбрәк аралашыгыз, өйдәгеләр белән җылырак мөнәсәбәтләр корыгыз. Уяурак булыгыз: бер көнче адәм үзегезгә аяк чалырга йөри сыман.

Чаян (24.10 – 22.11) Иске эшләрегезгә әйбәт кенә нокта куеп, яңаларын башлап җибәрү өчен искиткеч шәп чор. Тик якыннарыгыз белән кат-кат киңәшләшкәч кенә эшкә тотыныгыз. Атна ахырында тормышыгызга әйбәт кенә бер яңалык үтеп керүгә җирлек барлыкка килер.

Укчы (23.11 – 21.12) Беренче урында – эш. Шул сәбәпле шәхси тормышта бераз гына чатаклык булып алмагае. Аның каравы, кесәгезгә әйбәт кенә премия керер. Атна ахырларына таба бераз туарылып алсагыз әйбәт булыр, юкса киеренкелек сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Күңелгә сары май булып ятардай хәлләр бер-бер артлы чыгып кына торыр. Кайберләре хәтта матди хәлегезгә әйбәт йогынты ясар. Кызыксызрак, авыррак эшләрне ахырга калдырсагыз да, берни булмас.

Сукояр (21.01 – 19.02) Күңел түрләрендә йөрткән бер хыялыгызны тормышка ашырып куанырсыз. Өстәвенә әле эшегездә дә көтмәгәндә генә дигәндәй мактаулы хезмәткәргә әйләнеп куярсыз. Тегеннән-моннан акча эшләү тәкъдименә килгәндә, бик ашыкмый торыгыз, тәкъдим итүчеләре бик ышанычлы түгел бугай…

Балык (20.02 – 20.03) Авызны кайчан ачарга, кайчан ябарга икәнен яхшы белгәнлектән, шөкер, өегездә кара тавыш чыкмый калачак. Хезмәт урынындагы күтәренкелек үзегезне бик нәтиҗәле эшләүгә этәрәчәк. Ял көннәрендә күңелле хәлләр шаһитына әйләнерсез.


Фикер өстәү