Янтык Ломоносовы: «Бервакытта да дәрәҗәләргә кызыкмадым, әмма  юллар үзеннән-үзе  югары урыннарга чакырып тордылар»

76 яшьлек инженер Рафаэль Кушминны  күптән түгел пионерга алганнар. Хәзер аның ике кызыл галстугы бар. Питрәч районының Шәле мәктәбе беренче медалистын әнә шулай зурлаган. Рафаэль абый исә очрашуда  укучыларга белем һәм кеше кадере, татар мәктәбендә укыганнарның тормышта югалып калмавы турында сөйләгән.

Юл газабы

Лаеш районының Янтык авылы егете Рафаэль Кушмин Шәле мәктәбенә очраклы гына килеп эләккән. Сугыштан соңгы авыр  заманалар үзенекен иткән. Ул вакытта укуга түгел, тәмле ашатканга  кызыгып килгән алар.  Мәктәптә исә аның көндәлектәге «4ле», «5ле»ләренә игътибар иткәннәр. 9–10 сыйныфларда  17 чакрым араны кышын чаңгыда, башка вакытта велосипедта үткән ул. Ломоносов кебек җәяү барган чаклары да булмаган түгел. Бу урында ул мәрхүм сыйныфташы Саматны  искә алды. Юл йөргәндә, төрле маҗараларга да очраганнар.

– Бервакыт яз көне Самат белән  чаңгыда авылга кайтырга булдык. Басуда  кар эреп бетмәгән. Авыл белән ике арада елгадан шаулап  ташу  ага. Кем  шулай булыр дип уйлаган аны?! Авыл күренеп тора, кире Шәлегә китәсе килми. Су тездән югары, алай тирән түгел. Чаңгыны салдык та, чишенеп, бозлы суга кердек. Елганы чыгуга,  җилкәгә чаңгыны салып, җылынырга дип тизрәк өйгә йөгердек, – ди Рафаэль абый Кушмин.

Биш яшьтә укый башлаган

1 нче сыйныфка укырга керүе дә башкаларныкы кебек  булмый аның. 1945 елда туган беренче тапкыр мәктәпкә керүче балалар тугыз гына икән. Ставка өчен бу сан гына җитми. Бу инде укытучының хезмәт хакы да азрак булачак дигән сүз. Шуңа күрә башлангыч сыйныф  укытучысы Банат апа Рафаэльнең укый-яза белүен ишетеп укырга чакыра. Аны әтисенең сеңлесе  укытучы Гөлсем апасы хәреф танырга  өйрәткән.  Кечкенә Рафаэль мәктәпкә барганчы, китапханәдәге күп кенә китапларны да укырга өлгергән. Китапханәчене аптыраткан бу хәл. Рәсемнәрен генә карамыймы икән дип,  малайдан әсәрнең эчтәлеген сөйләткән ул. Күпмедер белеме бар, димәк. Шулай итеп,  җиде яшьтә генә барырга тиешле малай алтыда ук  укырга китә. Бу вакытта сыйныфташлары Әлифбаның  «Ө» хәрефенә җиткән була инде. Бер айда ун көн үткән бит. Дәресләрнең иң яратканы – математика.

– Ул заманда телевизор да,  интернет та, телефон да юк. Китапка ябышып ята идек. Безне китап тәрбияләде, – ди Рафаэль абый.

Тормышта барысы да шома гына бармый. 12 яшьлек чагында әнисе Фатыйма дөнья куя.  Гаиләдә – өч бала. Укырга барганда, әбисе Рафаэльгә атнага 1 сум акча бирә торган була. 6 нчы сыйныфта укыганда, аны колхозда учетчы итеп куялар. Кем күпме печән чапкан, урган – барысын да дәфтәргә язып  бара. Ай ахырында бухгалтериягә хисап тапшыра. Рафаэль абый хәзер үзе дә: «Ул вакытта миңа ничек шул эшне ышанып тапшырганнар икән?» – дип аптырап куя.

Янтыктагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Державинда интернатта яшәп белем ала. 9 нчы сыйныфтан соң татар сыйныфын япкач, Солтан мәктәбенә китәргә туры килә. Тик монда ашау ягы такыр. Интернатта торган укучыларга бер чиләк кайнаган су кертеп утырталар да, шуның белән шул. Ашау юк. Өйдән алып килгән әйбер белән генә тамаклары туймый. Шәле мәктәбенә шул тамак хакы китергән дә инде. Анда  өч мәртәбә ашатканнар.

Белем булмаса, бит кызара

Мәктәпне бер генә «4ле» белән тәмамлаган Рафаэль Кушмин Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына юл тота.  Ул  вакытта мәктәптән соң укырга керү  бик авыр булган.

– Факультетка 150 кеше кабул итсәләр, шуның 20 проценты гына – мәктәпне тәмамлаучылар. Без кергәндә солдатлар күп иде. Аларның өстендә – солдат киеме. Без алардан алты яшькә кечерәк. Акча түләп керү дигән нәрсәне белмәдек.  Татар мәктәбендә уку бервакытта да белем алырга комачауламады. Спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таптым. Чаңгы буенча институтның җыелма командасы составында төрле бәйгеләрдә ярыштык, – ди әңгәмәдәшем.

Инженер-механик белгечлеге алгач, юллама белән аны  Кукмара районының Яниль училищесына җибәрәләр.  Шунда 2,5 ел студентларны укыта.  Сәләтен, оештыру осталыгын күреп, Кукмара районы комсомол оешмасының беренче секретаре итеп билгелиләр. Райком партиясе секретаре, өйләнсәң генә  фатир бирәм, дигәч, анысын да тәвәккәлли. Йөргән кызы белән өйләнешәләр.  Шуннан соң – бер ел армия хезмәте. Дипломлы егеткә хезмәттә юллар ачылып тора. Рафаэль абый башта Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгән, аннан Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең белемен күтәрү мәктәбендә биш ел директор вазыйфасын башкарган, Мелиорация министрлыгында ике ел хезмәт куйган. Аннан Казандагы газ аппаратурасы  заводының директор урынбасары итеп чакыралар. 1994 елда  заводның Чабакса авылындагы ярдәмче хуҗалыгында 12 ел совхоз директоры  булып эшли. Хәзерге вакытта Казандагы хосусый оешмада – авыл җир мәсьәләләре буенча әйдәп баручы инженер.

– Укымасам, белемемне күтәрмәсәм, бу урыннарда эшли алмас идем. Бервакытта да дәрәҗәләргә кызыкмадым, әмма  юллар үзеннән-үзе  югары урыннарга чакырып тордылар, – ди  Рафаэль Кушмин. – Белемсез ерак китеп булмый. Кая барсаң да кирәк ул. Кеше белән аралашканда, төрле темаларга сөйләшәсең. Әйтер сүзе булмаган һәрвакыт читкә карап тора. Аның мәгълүматы аз икәнлеге күренеп тора. Интернетны белмәсәң дә, үзеңне башка көймәдә итеп хис итәсең. Замана таләбе бу. Шуңа күрә үземә кирәклесен өйрәндем.

Рафаэль ага бүгенге балаларның, көч түкмичә генә укып, аз гына эшләп, күп акча алырга теләвенә дә аптырый. Алма күктән төшми, барысы өчен дә тырышырга кирәк, ди.  Татар мәктәбендә белем алуга карата да – үз фикере. Татар теле авыл капкасын чыкканчы гына кирәк, дип  уйлаучы әти-әниләр белән килешми ул. Бу – бик ялгыш фикер. Теләк булганда, барлык каршылыкларны да җиңәргә була. Сылтау тапмаска кирәк!

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү