«Сәпид» кенә, димә: велосипедта йөрүнең сере нәрсәдә?

Ел саен 20 майда Россиядә «Эшкә – велосипедта» акциясе уза. Асылы – двигательле транспорттан баш тартып, табигатькә һәм сәламәтлеккә азмы-күпме файда китерү. Бу акциядән Татарстан да читтә калмый. Гомумән, соңгы арада республикада әлеге транспортка өстенлек бирүчеләр артты. Моны саннар да дәлилли. Әйтик, «Ozon»ның матбугат хезмәте хәбәрләренә караганда, велосипед сатып алучылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 30 процентка арткан. Бу хәл башка маркетплейсларда да күзәтелә. Ә ил күләмендә караганда, агымдагы елның март аенда велосипед сатуның гомуми саны 65 процентка арткан. Нәрсәдә икән моның сере? Велосипедта йөрүнең уңай, фәлсәфи яклары, педаль әйләндерүнең «романтикасы» – без шуларны ачыкларга тырыштык.

 «Сәпид» кенә, димә 

57 яшендә велосипедка утырып чыгып китә дә, дөнья тирәли сәфәр кыла. «Сәпидле романтика»ның серен белсә, ул белер. Татарстан Велосипедчылар берлеге рәисе Илдус Янышев безгә «ике тәгәрмәчле» дустына бәйле балачак хатирәләрен дә, 40та кабат педаль әйләндерә башлавын да сөйләде:

– Кечкенә чакта мин дә, башка малайлар кебек үк, «сәпид» турында хыялландым. Безнең аңа карата мөнәсәбәт үзгә иде. Утырдың да чыгып чаптың түгел. Рулен үзгәртәсеңме шунда, берәр нәрсә өстәп куясыңмы – кыскасы, аның янында бөтерелү, үз кулларың белән нидер майтару кызык тоелган ул чакта. Аннан соң, велосипедның рамы яисә «багажнигы»на матур-матур кызларны утыртып йөрү яисә руленнән кулларны ычкындырып җилдерү үзенә күрә бер горурлык хисе уята иде. Бераздан миңа 16 тулды. Велосипед түгел, машина белән кызыксына башладым, хыяллар үзгәрде. «Иске» дустыма 40та гына «кайттым». Бер дустымның өйдән ерак китми генә велосипедта йөреп кайтырга тәкъдим итүеннән башланды ул. Көннән-көн чакрымнар да, кызыксыну да артты.

Ә дөньяга карашымны үзгәрткән очрашу Америкада булды. Мин ул чакта илләр буйлап машинада сәяхәт итеп, үземне «текә»гә саный идем. Алманиядән Аляскага кадәр велосипедта сәфәр кылучы берәүне күргәч, бу фикердән кире кайттым. Менә кем «текә» икән ул!

Казанга кайткач, һич югы Ульянга кадәр барып җитәргә карар кылдым. Ул вакытта, ялгышмасам, 46 яшьтә идем. Европаны әйләнеп кайтканнан соң, дөнья тирәли сәяхәт турында уйлана башладым. Шулай итеп, 57 яшем тулуга, 2017 елның апрелендә Татарстаннан кузгалып, 25 мең чакрым юл узып, дөньяның 13 илен күреп, 2018 елның октябрендә кире кайтып җиттем, – диде ул.

Велосипедта йөрүнең үз фәлсәфәсе бар. Ул без уйлаганнан күпкә тирәнрәк. Илдус Янышевның фикерләре әнә шуңа инандыра. «Без – уйлый торган җан ияләре. Шушы уйлар белән нәрсә дә булса эшләр өчен безгә тән бирелгән. Борынгы заманнарда кешеләр исән калу өчен сәяхәт иткән. Илләр, җирләр гизгән, шул рәвешле шәхес буларак формалашкан. Ләкин бер мизгелдә кешелек хәрәкәтләнүдән туктаган. Бер урыннан икенчесенә хәрәкәт итү чаралары арткан. Бүген без самолетта очуны да сәяхәт дип атыйбыз. «Юл» сүзенең мәгънәсе үзгәрде. Аның дәвамы турында түгел, ахыргы ноктасы турында күбрәк уйлыйбыз. Бу безне рухи яктан гаять чикли. Шул ук юлны велосипедта яисә җәяү узганда, дөньяң да, күңелең дә, гадәт һәм карашларың да үзгәрә. Ниһаять, тормышның моңарчы күрмәгән якларына игътибар итәсең, бөтенләй башкача фикерли башлыйсың. Ирек! Бәхет! Хис-кичерешләрне сүзләр белән генә аңлатып булмый. Билгеле, практик яклары да хәйран. Сәламәтлегең ныгый, яшәү көчең, энергияң арта. «Двигатель»дән баш тартып, табигатькә азмы-күпме файда китерәсең», – ди ул.

САН

  • Казан мэриясе мәгълүматларына караганда, парк-скверлар, яр буйларын исәпкә алмаганда, бүген Казанда 15 чакрымга якын велоюл исәпләнә. Киләчәктә аның гомуми озынлыгын 75 чакрымга кадәр арттырырга ниятлиләр. Чагыштыру өчен: Әлмәттә мондый юлларның гомуми озынлыгы – 100 чакрымнан артык.
  • Шәһәрдә генә түгел, салада да җилдерәләр ул «сәпид»тә! Элек малай-шалайлар гына булса, хәзер әби-апалар да тапкан җаен. Тиз бит, рәхәт тә әле. Балтач районының Арбор авылында яшәүче Рафилә Һадиева шулай ди. «Бөтенебез йөрибез велосипедта. Фермада эшләүче кызлар урам тутырып эшкә җилдерә. Олы апалар да велосипедта йөрергә ярата. Апалар, дигән булам, үзем дә 55тән уздым бит (көлә). Теләгән җиреңә тиз генә барып җитәсең, сәламәтлеккә дә файдасы күп – уңай яклары җитәрлек. Варикоз борчый мине, педаль әйләндерүнең файдасы бар  – аякка җиңелрәк басам хәзер. Ияләнеп беттек, сәерсенеп караучылар  юк», – дип сөйләде ул безгә.

Хәрәкәте дә, бәрәкәте дә

Рафилә апа да әйтте инде: велосипедта йөрү сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Аның файдасы һәм зыяны турында тулырак табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллинадан белештек.

– Велоспорт, беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары системасы, терәк-хәрәкәт аппараты өчен файдалы. Велосипедта йөрү мускул, буыннарны ныгыта. Кан әйләнеше, иммун һәм сулыш алу системасы яхшыра. Ул шулай ук җенси функциягә дә уңай йогынты ясый, чөнки велосипедта йөргәндә оча сөягендә кан яхшырак йөри башлый. Билгеле, теләсә кайсы спорт төре кебек үк, велоспорт йокыга, психик сәламәтлеккә дә файдалы. Ә инде зыянына килгәндә, барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгән очракта, велосипедта йөрү сәламәтлеккә тискәре йогынты ясамый. Җәрәхәтләрдән саклый торган һәм уңайлы кием сайлау, үзеңә артык авырлык китермәү мөһим.

САН

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, агымдагы елда велосипедчылар катнашында барлыгы 16 юл һәлакәте булган, аларда 16 кеше зыян күргән. Шуларның 8е – балалар.

Яхшы велосипедны ничек сайларга? «Sweet_kids» кибете менеджеры Фәнил Рәхимуллин киңәшләре:

– иң беренче чиратта аның авырлыгына игътибар итәргә кирәк. Велосипед авыррак булган саен, анда йөрү кыенрак;

– амортизациясе булган «тимер ат»ларга өстенлек бирегез. Ул юллардагы сикәлтәләрне җиңелрәк «кичерергә» ярдәм итә. Күп велосипедларда аны кирәкмәгән чакта блокка куеп та була;

– велосипед алганда, тормозларга да игътибар итәргә кирәк. Алар берничә төрле була. Куркынычсызлык өчен «кыса торган» түгел, дисклы системаны сайларга киңәш ителә. Бигрәк тә, велосипедны балагыз өчен сайласагыз;

– тизлек күчерү мөмкинлеге булган велосипедларның эшләү механизмын тикшереп алу зарур;

– шулай ук педальләрнең ныклыгы, киңлеге һәм аякка уңайлы булуы, утыргычның сыйфатын да игътибарсыз калдырмагыз.

Бу – кызык!

Вело-хәрәкәтнең тагын бер кызыклы ягы бар бит әле. Алман илендәге Кельн университеты хезмәткәрләре югары белемле кешеләрнең велосипедны машинага караганда өстен күрүләрен ачыклаган. Тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, белем дәрәҗәсе югарырак булган кешеләр, машина урынына велосипедны сайлап, үзләрен ярлы итеп күрсәтүдән курыкмый. Ә белем дәрәҗәсе түбәнрәкләр, киресенчә, тышкы атрибутларга һәм аларның мәгънәсенә игътибар итә. Хәрәкәт итү чарасы белән кешенең белеме, дөньяга карашы арасындагы бәйләнеш турында психолог Вәсилә Шәмсевәлиева менә нәрсә ди:

– Озак еллар дәвамында кешелек тышкы кыйммәтләр һәм атрибутларны кайгыртты. Хәтта күпмедер дәрәҗәдә аларга табыну да күзәтелде. Бүген исә кешелекнең эчке дөньяга таба борылуын күрәбез. Моның сәбәбе берничә. Бердән, тышкы атрибутлар тотрыклы түгел. Ә эчке дөнья, тормыш ничек кенә үзгәрсә дә,  тотрыклы кала. Кеше шуңа күрә таянычны тыштан түгел, үзеннән, эченнән эзли. Һәм таба да. Ул дөньяның мәгънәсенә төшенергә тырыша, үзен өйрәнә, тормыштагы төп миссиясе, үзеннән соң калдырасы эз турында уйлана. Эчке дөнья кыйммәтләре белән яшәү шактый авыр. Бу зур рухи көч таләп итә. Ләкин, ничек кенә булмасын, игътибарны тышкы дөньядан эчкесенә күчерү кешелек дөньясының үсешенә уңай йогынты ясар дип уйлыйм.

***

Велосипедның популярлыгы арта, дип сөйләсәк тә, кайбер илләрдәге кебек төп транспорт чараларының берсенә әйләнгәнче шактый сулар агар әле. Бәлки, ул дәрәҗәгә бөтенләй җитә алмабыз. Ничек кенә булмасын, утырып йөрүдән бигрәк, педаль әйләндерүне өстен күрүчеләр арта икән, бу илнең «сәламәтлеге»н ныгытачак кына.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү