Рөстәм Миңнеханов: «Болгар безнең өчен изге урын»

Бүген Болгар җирендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми төстә кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелә. Мәртәбәле чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул әлеге вакыйганың республика өчен гаять әһәмиятле булуын искәртте.

— Бүген Татарстан өчен мөһим вакыйга. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында бик күп чаралар уза. Дәүләт башлыгы Владимир Путин юбилей датасын федераль дәрәҗәдә бәйрәм итәргә дигән карар кабул итте, — диде Татарстан Президенты үз чыгышында. — Бу безнең өчен изге урын. Халыкның — сезнең монда булуыгыз бик куандыра


Фикер өстәү