Татарстанда еланнар уяна

Татарстанда еланнарның дүрт төрен очратырга мөмкин. Хәзер еланнарның уянган чагы. Идел-Кама тыюлыгы өлкән фәнни хезмәткәре Алексей Павлов шул хакта сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, еланнар кар төшүгә һәм уртача температура +5 градуска җитүгә уяна башлый.

– Еланнар, кышын яткан урыннарын чыгып, бергә җыела, шул рәвешле “елан туе” башлана. Ата затлар нәсел дәвам итү һәм ана зат белән парлашу мөмкинлеге өчен ярыша, – диде Алексей Павлов.

Фәнни хезмәткәр әйтүенчә, Татарстанда еланнарның дүрт төрен очратырга мөмкин. Бу – кара елан, кыр кара еланы, тузбаш һәм бакыр елан.


Фикер өстәү