Татарстанда бер ир юл бирмәүче кешене үтергән

Менделеевск районында яшәүче 35 яшьлек кешегә хөкем карары чыгарылган. Ир кеше үтерүдә гаепле дип табылган, дип хәбәр итә Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

2022 елның 5 февраленә каршы төндә исерек ир үзенә юл бирмәгән Toyota машина йөртүче белән низагка кергән. Ярсыган сәрхүш автомобильнең бамперына аягы белән тибә башлый. Машина йөртүче урамга чыккач, ул аның күкрәгенә ике тапкыр пычак белән кадый. Зыян күрүче китәргә тырышып карый, тик алган тән җәрәхәтләреннән руль артында үлә.

Ир үз гаебен таныган. Хәзер аңа гомеренең 9 елын катгый режимлы колониядә уздырырга туры киләчәк.


Фикер өстәү