Кандагы шикәр дәрәҗәсен киметә торган ризыкларны атадылар

Табиб диетолог Юлия Чехонина сүзләренчә, еш кына диабет организмга хром җитмәгән кешеләрдә барлыкка килә. Әлеге элемент җитмәгәндә күпләрнең баллы ризык ашыйсы килә, дип яза Медикфорум.

Табиб кандагы шикәр күләмен киметә торган ризыкларны да санаган. Организмдагы хромны тулыландыру өчен горбуша һәм арахис куллану файдалы. Чикләвекләр, гомумән алганда, шикәр дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә торган магний чыганагы булып тора.

Кандагы шикәр дәрәҗәсен киметергә ярдәм итүче тагын бер продукт — ул сарымсак, аның составындагы аллицин антиоксиданты кан әйләнешен яхшырта.


Фикер өстәү