Казанда алты катлы йортта ир-ат белән хатын-кыз газ белән агуланган

Казанда алты катлы йортның бер фатирында яшь ир белән хатын ис газы белән агуланган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 23.15 сәгатьтә Годовиков урамындагы 14нче йортның икенче катында ике кешенең ис газы белән агулануы хакында хәбәр килгән.

«Уртача авырлыкта ис газы белән агулану» диагнозы куелган 24 яшьлек ир-ат һәм 22 яшьлек хатын-кызны 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү