Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эшлекле сәфәр кылды

 Кибеттән азык-төлеккә заказ бирергә «өйрәнгән» суыткыч, тән тиресендәге шешне 140 тапкыр зурайтып күрсәтү мөмкинлеге биргән медицина җиһазы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эшлекле сәфәре кысасында шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының продукция күргәзмәсендә әнә шундый җиһазлар  белән танышты. Ул шулай ук  Чаллы мэры һәм КамАЗ генераль директоры белән КамАЗның җитештерү мәйданчыкларында булды, Чаллы шәһәр советы утырышында катнашты.

Балалар һәм яшьләр иҗат сарае фойесында оештырылган күргәзмәдә 20дән артыграк предприятие һәм оешма инновацион эшләнмәләр, технологияләр тәкъдим иткән. Проектларның күпчелеге цифрлаштыру өлкәсенә карый.

Күргәзмәдә шулай ук  «Татэлектромаш» холдингының GELIOMASTER компаниясе стенды урын алган. Компания һаваны бактерияләрдән чистарту өчен билгеләнгән ультрашәмәхә нурланыш җиһазларын җитештерә. Әлеге продукциягә Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗ зур.

Татарстан Президентына азык-төлеккә заказ бирергә «өйрәнгән» Haier «акыллы» суыткычы да күрсәтелде. Haier компаниясе нәкъ менә шундый суыткычлар җитештерүгә әзерләнә. Аның өч төрле моделен эшләп чыгару планлаштырыла.

Чаллы онкология диспансеры баш табибы Алмаз Хаҗиев тән тиресендә яман шешне ачыклауда ясалма акылдан файдалану турында сөйләп үтте. FotoFinder җиһазы диагнозны максималь дәрәҗәдә дөрес кую мөмкинлеге бирә. Аның видеодерматоскобы теләсә кайсы шешне 140 тапкыр зурайтып күрсәтә (чагыштыру өчен: дерматоскопларның күпчелеге 10–40 тапкыр гына зуррак күрсәтә ала).

Мәгариф оешмалары да казанышлары белән таныштырды. Чаллы институты укытучылары һәм студентлар ташландык суларны чистарту һәм калдыкларны эшкәртү өлкәсендәге тикшеренү җимешен тәкъдим итте. Аларның эшләнмәсе калдыкларны файдалы продукциягә әйләндерүне күздә тота.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр советының узган елдагы эш йомгакларына, быелгы бурычларына багышланган утырышында катнашты. Ул үзенең чыгышында шәһәрнең Татарстан муниципаль районнары социаль-икътисади үсеш рейтингында төзелеш, җитештерелгән продукция күләме буенча – икенче, үзе җитештергән товарлар белән тәэмин итү күләме буенча – дүртенче урында торуын билгеләп үтте. Президент  әйтүенчә, Чаллы КамАЗ, «Даймлер», «Риат» кебек сәнәгать предприятиеләренең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә рейтингта алдынгы урыннарны били.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов «Чаллы» социаль-икътисади үсеш ягыннан алга китешле территория (ТОСЭР) өчен яңа мөмкинлекләр табарга кирәклеген искәртте. «Кече бизнесның тулай җирле продукты өлеше хәзер 34,7 процент тәшкил итә. ТОСЭР тагын да активрак эшләсә, әлеге күрсәткеч югарырак булачак», – диде ул.

Президент шәһәр хезмәтләренә торак-коммуналь хезмәтләрне, юллар торышы, транспорт хезмәтен аерым игътибар үзәгенә алырга тәкъдим итте. Ул шулай ук үсеп килүче буынны тәрбияләү темасына тукталып үтте, Чаллыда белем бирү системасының иң яхшылардан берсе булып торуын басым ясап әйтте.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада бик күп социаль программалар тормышка ашырылып килә. Әйтик, юл төзелеше өлкәсендә, Чаллы һәм Түбән Каманы читләтеп, Кама елгасы аша күпер белән, М12 автомобиль юлы, Шәле – Баулы юлы төзелә. «Республика тарихында моның кадәр күп юлларның әле беркайчан да төзелгәне булмады. Бу проектларның барысының да тормышка ашачагына ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

 


Фикер өстәү