Маллар ник кими? 

Татарстан ит һәм сөт белән үзен тулысынча тәэмин итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров еллык коллегия вакытында әнә шулай диде. Аның сүзләренә караганда, республикада бер кеше башына туры килә торган сөт һәм ит күләме нормадан артып китә. Шулай итеп, Татарстан сөтне – 37 процентка, итне 25 процентка күбрәк җитештерә.

Ләкин мондый яхшы күрсәткечләргә ирешсәк тә, узган ел хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны 31,7 мең башка кимегән. Шуларның 7,9 меңе – сыерлар. 24 районда маллар саны кимегән. Бары тик 19 район гына терлекләрне арттыруга ирешкән.

Министр сүзләренә караганда, хуҗалыкларда сыерлар сәламәтләндерү яки продуктивлылыгы тагын да югарырак булган малларга алыштыру максатыннан киметелгән. Димәк, кайбер хуҗалыкларда сыерлар кабат торгызылачак дигән сүз.

Мәсәлән, узган ел Кайбыч районындагы «Август Агро» оешмасында 12 мең мөгезле эре терлектән 7400е калган. Шуларның 1200е – савым сыеры. Ел башында фермаларда 3500 сөтлебикә булган. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Камалетдинов әйтүенчә, ишле мал саны да районда нәкъ менә шушы оешмада булган. Җитәкче маллар торгызылачак, киметүнең сәбәбен сәламәт сыерларга алыштыру дип аңлаткан иде.

– Оешма 1200 сыерга исәпләнгән сөт комплексын төзи. Шунда бары тик сәламәт, продуктивлыгы яхшы булган малларны гына туплаячаклар. Терлек санын киметү сәбәбе әнә шул, – диде Радик Камалетдинов.

Шундый ук күңелсез хәл узган ел Арча районында да килеп чыккан иде. Район башлыгы Илшат Нуриев безнең белән сөйләшкән вакытта «Ак барс» хуҗалыгында 4 мең баш хайванны киметергә туры килгәнлеген әйткән иде.

Марат Җәббаров китергән мәгълүматлар буенча, терлек саннары кимегән хуҗалыкларның 30 проценты аларны кабат торгызырга җыенмый. Алар арасында терлекләрен 4600 башка киметкән «Кызыл Шәрык», 2000 башка киметкән «Чистай Агро», 1100әр баш малын югалткан Яшел Үзән һәм Спас районнарындагы «Авангард» җәмгыятьләре дә бар.

– «Кызыл Шәрык» агрофирмасы сөт күләмен 8 процентка киметте. Инвестор терлекчелек белән бөтенләй шөгыльләнми башлады. Алар 6,5 мең баш сыерын бетерде. Шулай ук «Ак Барс Холдинг»тагы терлекчелек белән бәйле вазгыять тә хафага сала. Алар елдан-ел сөт җитештерү күләмен киметә, – диде министр.

Мәсәлән, «Ак Барс Холдинг»ның Апас районындагы «Апас Мол» агрофирмасында терлекләр – 14 процентка, Әгерҗе районындагы «Нәүрүз» агрофирмасында 11 процентка  кимегән.  Шул ук вакытта шул ук холдингның уңышлы эшләп килүче агрофирмалары да бар.

– Инвестор – бер, әмма күрсәткечләр төрле. Уңышлы агрофирмаларның тәҗрибәләрен өйрәнергә һәм әлеге елны республикадагы уртача күрсәткечләрдән ким булмаган нәтиҗәләргә ирешергә кирәк, – диде Марат Җәббаров.

Терлек саны кимү проблемасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тукталды.

– Авылларда терлекчелек өлкәсен үстерергә кирәк. Сөт җитештерүдән халыкка акча керә. Әгәр без сөтне эре хуҗалыкларда гына җитештерсәк, халык нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш? Шуңа күрә әлеге мәсьәләнең социаль ягы да бар, – дип билгеләп узды Президент.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү